Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
ни пычагыма!
– Һәй, баш тартмаңның эче гүпчим дә куыш икән, энем! Әзрәк шөрепләреңне боргала инде! Карчык ялгыз диләр сиңа!
Атасының нурсыз күзендә тычкан уты кабынды:
– Син туры ярып әйт! Туры ярып! Әйләнмә әйләнчек сарык төсле минем тирәмдә, әрекмән яфрагы! Нигә аңа бу тиклем җир диген! Калхуз кыры шае бакчасының яртысын үзеңә кисеп ал, диген! Уф, хәерче бет блачтан да адәм рәтле киңәш-миңәш ишетәсе көннәр бар икән, чурту-матыр, гөбернатор, шатыр-потыр!
Күк түбәсенә караган иде, кояш нуры керфегенә бәрелеп сынды. Вакыт! Балчык җитеште. Аның һәр бөртеге кайнар һава белән өретелде. Тоз да кушылгач, сихәте бермә-бер артыр, иншалла. Нинди чебен тешләде икән, сукмактан эчкә үк кереп утырган. Йөрүе хәерле, йөрүе…
– Кем кыз, апкайт үзен! Җил-җил атла!
– Таш кебек каткан буыннар белән җилләнерсең ди…
– Син ялкау, кем кыз. Үзеңне тәрбияләргә иренәсең. Җиде төрле үлән пешекләгән суда аякларыңны изрәт.
– Минем чир чүп кенә шул сиңа, җиңги. Кан дошманыңның баласы артык кадерле сиңа. Сыла менә балчыкны миңа!
– Азынма, Миңсылу. Син бер дәваландың кана. Сез, Хода бәндәләре, чит кулдан гына терелүгә өметләнәсез, гәрчә сихәт даруы үзегездә лә. Тән нәстә ул, әүвәле җаныгызны пакьләндерегез.
– И сөйләп тә күрсәтәсең инде, җиңги. Теге калын катынның җаны актан да акмыни? Күптән акча белән былчыранган ул! Ник син аңа «чистарынгач кына кил» димәдең, ник, «әйдүк» дигәндәй, кочагыңны җәйдең.
Утлы шар, күкрәк читлеген кыздырып, йөрәген пешерде. Капкадан ук бора алмады шул… Дөнья арбасының тәгәрмәче аның теләге белән генә тәгәрәсә, ул өстенә бу хәтле хәсрәт тавы иштерер идемени, Аллаһым!
– Җә-җә, – карчык йөрәген пешергән шарны учында сытып сүндергәндәй хәрәкәт ясады. – Җә, Гамбәр, өтелмә. Аларга да җәза таягы сукты ла.
– Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты?
– Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк синең мыштырдаганыңны көтмәде, килә.
– Тач ташбака!
– Көлмә, кем кыз.
– Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә!
– Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем кебек үткәннәр тозагына капты… Капса ни! Кем каршына кайтканын белде кана…
– Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан?
– Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана.
– Син әлләме соң теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми бит ул, катырак кычкыр!
– Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың.
– Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги.
– Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил!
– Хәзер, хәзер, Гамбәр әби!
– Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе.
Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп:
– Кусам,