Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
китеш юк!
Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.
– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?
– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?
«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты… Ул нәсел утта янмый, суда батмый…»
– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй» га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:
– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.
– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?
– Чуртымамы ул сиңа? Ватый, ни йомыш дир, әби. Тучны үзе, тучны. Вәнә, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!
Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:
– Аяксыз – шуышыр, аяклы – атлар!
Аның бу «тапкырлыгы» ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй өф-өф өргәләп:
– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:
– Әйткәнне тыңлагыз!
– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең дир, вәнә, бөкре җен!
Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә «кадаклап», саескан төсле чыркылдый иде:
– Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып, бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар!
Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте:
– Шыпырт, кем кыз!
Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. «Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!»
– Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! – дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә, зәгыйфь тавыш:
– Үлмәс әби-и, – диде. – Үлмәс әби…
Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс… Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем, кылганнарга сарылып, мәңгегә далада калды…
– Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? – Миңсылуның күзе шарланган иде.
– Сорама, кем кыз! – диде карчык, дерелдәгән