Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
барган айлары. Ул җирдә генә түгел, күктә дә хакимлек итә. Әнә ич, радист элемтә буенча югарыда дошман истребительләре күренүен белгертә:
– Бездән өстә фашист «мессерлары» пәйда булды, әзер торыйк.
Фриц хәйләкәр, үзләренең зениткалары атканда, снарядлары зыян китермәслек биеклеккә менә, алар туктау белән, совет бомбардировщикларына һөҗүмгә ташлана. Йөрәк уч төбендә, гәүдә шабыр тиргә баткан. Әлеге мәхшәрдән исән килеш чыга алырбызмы? Чигәмдәге кан тамыры шулай дип тукылдый. Алдагы эскадрильялар түбәнрәк төшеп, станцияне бомбага тотарга кереште, каршы як истребительләре аларга ташланды. Ике арада һава сугышы кабынып китте. И-их, кая соң бомбардировщикларны озатырга тиешле истребительләр? Юк шул алар. Аста ягулык тутырылган цистерналар яна, танклар, машиналар өстендә ялкын телләре биешә. Безнең берничә бомбардировщик та бәреп төшерелгән. Бу вакыт станция өстеннән очып әйләнеп, кабат объектка якынлашабыз. Наушникта командир тавышы:
– Түбәнәябез, бомбаларны ыргытырга әзерләнегез!
ТБ пикега керде, бомба люклары ачылды, үлем йөге аска коелды. Машинабыз җиңеләеп калып, өскә омтылды. Шулчак фашист стервятнигының, пулемётыннан ут ачып, безгә ябырылуын күрдем, уңайлы мизгелне ычкындырмаска кирәк иде – мин дә гашеткага бастым. Командирның һава машинасы белән виртуоз идарә итүе коткарып калды, ул очкычны дошман ядрәләре артык зыян китерә алмаслык ягы белән куеп өлгерде. Берничә пуля шулай да кабинаны тишеп кергән иде, штурман җиңелчә яраланды. Ә мин фрицка атып тидерә алмадым бугай. Соңарып булса да, безнең истребительләрнең ярдәмгә килүе күренде. Алар дошман ягы белән һава сугышы башлап җибәрде. Берничә очкычын югалткан авиаполкыбыз, сугышчан йөкләмәсен үтәп, аэродромга әйләнеп кайтты. Мин нык арыган булсам да, самолётыбыз төшеп утырганнан соң да кабинаны ташларга ашыкмадым, дошманга каршылык күрсәтүдә төп ярдәмчебез – пушканы җентекләп тикшердем, киләсе бәрелешләр өчен әйбәтләп чистартып куйдым. Инде ял итәргә кайтырга да була. Казармага кайтуыма өстәлдә минем өчен әзерләнгән фронтовой йөз грамм тора, янында кабымлыгы бар. Экипажның башка членнары мине көткәннәр. Экипаж командиры, кулларыбызны кысып:
– Молодцы, егетләр, сынатмадыгыз. Мондый команда белән дошманны кыйнарга була, – дип котлап, киләсе яуларда уңыш теләде.
Стаканнар стаканнарга бәрелеп чекелдәде, зәһәр сыеклык бугазны яндырып үтте. Тынычланып, зур канәгатьлек кичергән хәлдә койкаларга сузылып яттык һәм тирән йокыга чумдык.
Төнге очыш
Көндезге очулар – бер нәрсә, ә төннәрен ерак дошман тылына үтеп, билгеләнгән объектларны бомбага тоту – бөтенләй башка. Озак та үтми, безнең полкны төнлә очу серләренә өйрәтә башладылар.
Төнлә очу искиткеч катлаулы. Көзге төн караңгылыгын сискәндереп, самолёт куе болытлар арасыннан алга ашыга. Берни шәйләп булмый. Визуаль күзәтү мөмкинлегеннән мәхрүм шартларда һәр минут саен очкычның нинди биеклектә, кайсы курс буенча очуын билгеләргә, кайсы район өстендә