Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Анда инде эскадрильядагы очкычлар арасында гына түгел, бер үк вакытта җирдәге команда пункты белән дә элемтәне тәэмин итүгә, мишеньгә атып тидерергә дә кирәк булды. Атнасына бер каравыл ротасында кизүлек итү дә безнең өстә.
Уку, практика, спорт белән шөгыльләнү – график буенча көн шуларга бүленгән. Көннәрне – атналар, атналарны айлар алыштыра. Мәхмүзәдән яки Тәскиядән хат килсә, ялыктыргыч бертөрлелеккә башка төсмер кертеп җибәрә. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына аңлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Күңел күтәренкелеге авырлыкларны җиңел кичерергә ярдәм итә.
Җир өстендә карлар эреп, яшеллек борын төрткәч, төркемнәрдә укыту-өйрәтүләрне бик нык ашыктыра башладылар. Безгә ел ярымлык укыту программасын сигез ай ярымда үзләштерүне максат итеп куйдылар. Самолётларны ангарлардан чыгарып, урман кырыйларындагы җәйге тору урыннарына тезделәр. Таң яктысыннан төн караңгылыгына кадәр вакыт, ашханәдә туклану һәм төшке бер сәгатьлек ялны санамаганда, өйрәнүләрдә үтте. Унбишенче июнь көнне дәүләт комиссиясе чыгарылыш имтиханнары кабул итте. Курсантларга сержант дәрәҗәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде.
Хәрби башлыклар да кешеләр бит. Алар да адәм баласының мөмкинлеге чикле булуын аңлый. Шуларны күздә тотып булса кирәк, авиамәктәпнең чыгарылыш курсантларына ике атналык ял бирделәр. Төркемнәр өчен табигатьнең хозур җирендә, урман буендагы чирәмлектә, палаткалар корылган. Янәшәдә генә салмак сулы елга ага, елга буенда комлык. Рәхим итеп су коен да, комлыгында сузылып ятып, кояш астында кызына бир. Тик мондый рәхәтлекләр озакка бармады: 22 июнь таңында гадәти булмаган тревога безне палаткалардан йөгереп чыгарга мәҗбүр итте.
«Нәрсә булды?» – дип, бер-беребезгә сораулар яудырабыз, тик беркем бернәрсә белми. Сафларга тезелергә команда яңгырады. Взвод командирлары, һәр төркем алдында бер-ике адым алгарак басып, аягүрә каткан. Рота командиры палаткасыннан чыгып, туры безнең сафларга юнәлде. «Смирно!» әмере яңгырады. Капитанның чырае гадәттәгедән җитдирәк тоела, борчылуы йөзенә чыккан. Ул төркем җитәкчеләре – лейтенантларның рапорт бирүләрен дә тыңлап тормады, сафлар каршына басып, нык тавыш белән сүз башлады:
– Бүген иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарлары илебезнең көнбатыш чикләренә бәреп керде. Шәһәр һәм авылларыбызны бомбага тоталар, үзләренә каршы корал тотып сугышкан гаскәрләрне генә түгел, карт-карчыкларны, хатын-кыз һәм бала-чагаларны да үтерәләр, кайберәүләрне коллыкка алып китәләр, байлыкларын талыйлар. Без бу ерткычлыкларга чик куярга, дошманны илебез территориясеннән куып чыгарып, үз өнендә тукмарга тиешбез. Ә хәзер ашыгыч рәвештә казармаларыгызга кайту сорала…
Авиамәктәптә паникага охшашрак хәл туган иде. Төш турында Пензадан яңа курсантлар төялгән эшелон килеп төште. Аларны аерым казармаларга урнаштырдылар. Аэродромдагы очкычларны саклау максатында төрле урыннарда пулемётлар белән коралландырылган ут нокталары булдырдылар. Ашханәдән ике йөз-ике йөз илле адымнар ераклыктагы шундый бер ноктага якташым Хәбир Сәлимуллин белән