Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
дип эндәшә Ул.
Үз итүе, олылавы чагылышы монысы. Һәм мин моңа, әлбәттә, шатланам. Шулай да Ул миңа «абый» сүзе алдына исемемне куеп та еш кына эндәшә. (Минем белән мөгамәләдә шуннан артык «тупаслык» ка барганы юк Аның.) Монысы да зурлавы, билгеле. Тик монда нәни генә хикмәт тә бар: минем кылганымны өнәп җиткермәгәндә, хак санамаганда шулай эндәшә Ул. Бу кадәресе – мин әйттем, калганын үзең уйла дип искәртүе, бу кадәресе – якыннары белән мөнәсәбәттә дә дөреслектән тайпылмавы, үзен бәйсез тотуы билгесе. Шулай, Аны «арканларга» мөмкин түгел. Һәм Аны – Шагыйрьне – иреген кысып, «бәйдә тотарга» ярамый. Ярамый!
Минем янга зур калын дәфтәрен яки бер учма кәгазьләрен күтәреп (шулай ук еш кына) килә Ул. Аларга яңа шигырьләр әле генә сеңгән була. Укый, фикерне сорый. Килешә, бәхәсләшә, ризалашмый. Болары – Аның эше, минем дә әйтүем хак булсын. Тик шунысы шөбһәсез: шигырьләре буш түгел, алардан иҗаты һәм хыялы көче бөркелеп тора.
Иҗаты бай Аның. Әлегә матбугатта чыкмаган шигырьләре дә күп. Газета-журналларда әсәрләре еш басылуын, китаплары чыгуын искәрсәк, Аның шигъриятенең хәзинәле булуына тәмам ышанасың. Моннан ун елдан артык элек Ул миңа шактый ук зур көлтә дүртьюллыкларын укыган иде. Юмор-сатира көчен сынап караган Шагыйрь. Әйбәт шигырьләр. Тик Ул аларны хәзергәчә бастырмый. Нигә? Юмор-сатира мәйданы тотучылар белән «бил алышырга» шикләнәме әллә соң? Юктыр, сәбәбе бүтәндер. Дүртьюллыкларын йомрыга саныйдыр, аларның чәнечкеләре тырпаеп җитүен телидер.
Башлангыч иҗатын Ул «Шагыйрь бәйгесенә кереп килгән чагым» дип атый. Әмма шул вакытта ук инде Ул азатлык өчен көрәшкә өнди, туган җирең язмышы өчен җаваплылыкка чакыра. Бу мөнәсәбәттән ике мисал. 1964 елда Ул:
Мәйдан тотсаң – туган өеңне,
Читкә чыксаң – туган илеңне
Минутка да хәтта онытма, –
дип кисәтә.
Тагын ике елдан Аның фикере сөрән сугуга тиңләшә:
Дошманнар таптаса җиреңне,
Соралмый: «Син батыр идеңме?»
Мәйдан күк кысыла бар халык:
– Бирмә илеңне!
– Бирмә!
Әйе, шигърият мәйданына күкрәген киереп, көчен сиздереп керде, билгесезлек чоңгылына курыкмыйча чумды Ул. Шул билгесезлекне билгеле итүдә, әлбәттә, башка Шагыйрьләр белән берлектә, иҗат җимешләрен каләмен оста тотып мулдан өлгертә Ул. Шагыйрьлек, миңа калса, шуннан гыйбарәттер. Шунысын да искәртик: шигъри бәйгегә яшьләр – сүзләрдән җыр үрүдә үзеңә тиңнәр яки көчлерәкләр керүенә сөенә, аларны янәшәсенә әйди, көрәшчеләрнең офыкны тагын да киңәйтүләренә ышана Ул. Моның өчен шигърият мәйданының чиксезлеген олы җаның белән аңлый белергә кирәк.
Мин Аның хис һәм балалар өчен язган шигырьләре, олпат Шагыйрьләребез Акмулла һәм Тукай турындагы күләмле әсәрләре, быел иллесен тутырган яшьтәшләренә – әдәбият һәм сәнгать кешеләренә багышланган хезмәтләре хакында тәфсилли, шигъриятне тирәнтен белүен дәлилли, китапларын саный алам. (Шунысын гына әйтим: Ул миңа барлык китапларын бүләк итте, һәм мин аларны бирелеп укыдым. Хәзер, кирәге төшкәч, үзендә калмаган