Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
көче җитмәгәндә, дөньяның моң-зарын ишетеп сискәнгән ул. Әрәмәлек буйларында көтү көткәндә, озын чыбыркысын егетлек көченә шартлаткач, шул шартлауның дөнья җырына яңа көй булып өстәлүен туган төбәгенә ишеттерүеннән рәхәтләнгән ул. Тылсым дөньясына балалык-үсмерлек тылсымын биргән ул. Шул чактан ук тылсым дөньясы аны шушы бирелгәнлеге, тугрылыгы өчен үз иткән. Кеше иткән.
Дөньяга беренче тапкыр аңлап сөенүеннән бирле шигърияттән бизмәде Зөлфәт. Әгәр аңа кечтеки генә хыянәт итсә дә (хәер, хыянәт кечкенәгә-олыга бүленмидер), кичерелмәс фаҗигагә юлыгасын белгән ул. Әдәбиятның бүтән жанрларында каләмен йөгерткәндә дә, Зөлфәт – Шагыйрь. Яңалыкка омтылуы һәм аны таба белүе, сурәтләве-тасвирлавы белән Шагыйрь.
Шигырьләрне күп язды Зөлфәт, ә соңгы елларда язганнары аеруча ишле, шулары гына да «киң колачны тутырырлык». Мулдан кубуы – аның бәхете һәм дә әдәбиятыбыз өчен казаныш. Зөлфәтнең иҗатын күз алдына тулаем бастырганда, аның бүтән хезмәтләрен иң киме теркәп кенә кую булса да таләп ителә.
Балалар өчен татарча беренче опера либреттосы язылды. Һәм опера куелды…
Курчак театры һәм Академия театры өчен шактый санда пьесалар (дөнья классикасы да) тәрҗемә ителде. Һәм алар уйналды…
Каләмдәшләренең китапларына һәм шигъри көлтәләренә кереш мәкаләләр язылды. Һәм аларны хөсетле, юмакай булмаганнары өчен укучылар ошаттылар…
Әдәби кичәләрдә бик еш чыгышлар ясалды. Һәм шигырьләрне күңелгә үткәзеп укуны-сөйләүне тамашачылар бирелеп тыңладылар…
Күп санда булмаса да, хикәяләр язылды. Һәм боларына әдәби җәмәгатьчелек игътибар бирмәде… Ә зерә! «Нә-нә!» исемле хикәясен, мәсәлән (ул җитмешенче еллар уртасында «Идел» альманахында басылды), әдәбият белгечләре күтәреп алырга тиешләр иде. Хикәядә хыялый дөнья фани дөнья – бу дөнья белән үрелдереп сурәтләнгән иде. Мондый хәл әсәрнең тәэсир көчен арттырган иде. Тик тәнкыйтьчеләр чәчмә әсәрләребездә моңарчы сирәк очраган (бәлки, очрамаган) алымны соцреализмнан читләшү санадылар, күрәсең. Шулай итеп, башлангычка-яңалыкка үз вакытында тиешле бәһа куелмады. Ә зерә!..
Курчак театры өчен пьесалар язылды. Һәм алар буенча куелган спектакльләрне балалар сөенеп карыйлар…
Болар бит редакцияләрдәге хезмәткә (мин Зөлфәт белән «Чаян» журналында озак еллар бергә эшләдем) өстәп башкарылды. Моңа исә тырышлыгың, көчең-куәтең аяусыз – туктаусыз, чиксез булуы белән ирешелә.
Киңлек һәм вакыт. Чиксезлек һәм мәңгелек. Бу катлаулы төшенчәләрнең асылын күз алдына китереп аңлау гаять кыен, алар турында әңгәмә кору ук кызыксыз тоела. Әдәбиятка аларның мөнәсәбәте юк та кебек. Хисеңне сүзгә күчерсәң, кафия-рифма тапсаң – шигырь язарга шулар җитмәгәнме? Ләкин болар үзләре генә мөтәшагыйрьгә, ягъни шагыйрь кисәгенә хас.
Шагыйрь исә, шигырь язу техникасын оста «боргалавы» өстенә, иң киме югарыда әйтелгән могҗизаларның – киңлекнең һәм вакытның, чиксезлекнең һәм мәңгелекнең – җисемен белергә тиештер. Һәм Зөлфәт әлеге галәмәтләрне тирәнтен аңлавы белән бу хактагы әңгәмәләрнең үзәгендә