Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин


Скачать книгу
чакыра. 391–400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421–430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431–440 еллар – Аттила, Блод, 441–450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа – Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр… Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.

      451 елда Франциянең Каталаун кырында һуннар җиңелә. Шул ук елда Италиягә походы вакытында Аттила үтерелә. Дөньяны дер селкетеп торган һуннар дәүләте күрелмәгән тизлектә юкка чыгу юлына баса. Аттила мирасын бүлешү өстендә ызгышып, барлык катнашкан халыклар, күтәрелеп, бер-берсе белән сугышкан вакытта, Аттиланың варисы – сөекле улы Иллек үтерелә. Һуннар дәүләте төркеме Венгриягә кайтып таркала. 463 елда алан отряды башлыгы Аспар – Византия союзнигы – һуннарны тар-мар итеп, Аттиланың кече улы Дингезихне үтерә, башын Константинопольгә җибәрә. (Икенче бер урында Л. Н. Гумилёв: «Хунны были побеждены болгарами», – ди.) Шулай итеп, дәүләтләре юкка чыга, һуннар дигән исемнәре дә (халык) дөньяда калмый.

      Изге урын буш тормас, диләр. Шул 463 елда ук (461–470 еллар) Көнчыгыш Европага эфталитлар куып җибәргән абарлар, абарларны куган сабирлар килеп җитәләр. Каспий, Кара диңгез буйларының аркылысын буйга иңләп, тукмаклап, үтүкләп, һуннар эзе белән Көнбатышка китәләр. Алар артыннан төрекләр, гузлар һ. б. 610 елларда, гарәп кабиләләре күтәрелеп, ярты дөньяны иңләп алалар… Готлар сукмагы да хәрәкәтсез тормый, варяглар, норманнар… Варвар дәүләтләре, баварлар, франклар, англо-сакслар дәүләтләре; Көнбатыш төрек каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Болгар (Дунай) дәүләте, Киев Русе… Тарихта дөньяда шулай мең еллар зилзилә уйнаткан тагын берәр вакыт булды микән?!

      Күренә ки, актив бәйләнешләргә ябык, аерымланган, тулы диярлек йомыклык шартларында Ойкумена – дөнья күләмендәге Төньяк мех сәүдәсен үз монополияләрендә тоткан «би ирләр» дөньясы – шуңарчы да, моннан соң да күрелмәгән, туктаусыз, мең елга сузылган, тугыз баллы өермәле давыл гына да түгел, һәлакәтле, җимергеч зилзиләләр, дөньякүләм катастрофалар, яулар кочагында кала һәм яши. Бу шартларда алар монополиясендә булган сәүдә һәм аңа ышану, сыенулар да гадәттәгечә дәвам иткәндер дип булмый. Кимерлар, скифлар заманында Далада мондый сугышлар янгыны, җимергеч сугышлы халыклар күченүләре ташкыны булганы билгеле түгел. Тарихы сакланган бердәнбер зур яу – Ксеркс (фарсылар) походы язмышын искә төшерик. Далада ул үзе, диңгезгә бата торган чебеш хәленә төшеп, көчкә качып котыла. Инде «гадәте» тулысынча юкка чыккан икән, нинди «гадәти сәүдә» турында сүз булуы мөмкин?! Бу гына җитмәгәндәй, монополиянең кулдан китүе, җимерелүе башланып, куәт ала бара…

      Безнең


Скачать книгу