Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин


Скачать книгу
патшасы» дип зурайтмыйлар, «Болгар патшасы» дип атыйлар икән. Моны ишеткәч, Ибне Фадлан: «Патша исеменә Галәмдә бер зат – Аллаһы Тәгалә генә лаек. Хәтта хәлифә хәзрәтләре хотбәләрдә үзен падишаһ дип ататмый. Хотбәдә (һәм гомумән) дәрәҗәңне «Болгар әмире» дип атасыннар», – дип киңәш бирә. Соңыннан Болгар да, Сакалиба илбашын да «Болгар әмире» дип йөртүләре, күрәсең, шул очрактан башланып килә.

      Болгар патшасының хатын Багдадта хәлифәгә тапшыру маҗараларында Болгар һәм Искил арасындагы аерымлыклар, өлкәнлек һәм көчләр нисбәте, үзара мөнәсәбәтләр киеренкелеге ачык күренә: патша болгарлардан булган илдә искилләрнең өстенлеге. Җиңү казанулары: (хәлифә илчелеге килгәнгә кадәр үк мәчетләрдә Багдад патшалары – Габбасый хәлифәләренә илче җибәреп, Багдад гакыйдәсенә күчәргә ризалык белдерергә мәҗбүр итәләр…); болгар – Багдад каршылыклары һәм искил – Багдад бердәмлекләре, шуңа бәйле күп тарихи фактлар документаль конкретлыгында күзгә бәрелеп тора. Шул дәлилле фактларга нигезләнеп, бу чорның конкрет тарихын фәнни югарылыкта формалаштыру урынына безнең тарихчылар, «җен шаукымы» аңнарын чуалтканга охшап, әллә нинди «Урта Азия (һәм алар тәэсирендәге Болгар) мөселманнары белән» бармактан суырып кына ясалган болгар тарихында мондый тәэсире дә, үзе дә булмаган әллә нинди каршылыклар, Болгар илбашының Урта Иделдә (Багдад гакаидендәге) ислам динен тамырландыруга җанкөярлектә яшәве, Ибне Фадланнар илчелеген яклаулары һ. б. шулар кебек, хәтта хыялда да була алмаган әллә нинди хәтәр саташулар белән мәшгульләр. Шул сихерләндерелгән саташулары чигеннән тарихи дөреслек ягына бер милли микронга да читләшергә теләмиләр… Әлбәттә, тел-тешкә калмас өчен, аларга, тарихи ядкярнең чын фәнни тәрҗемәсен әзерләү түгел, Совет заманы кимчелекле тәрҗемәсенең дә «сокращённый… пересказ»ын гына «фән табынына» чыгару файдалы…

      Белем реаль чынлыкны, тарихи дөреслекне чагылдырганда гына фәнни дә, нәтиҗәле дә була ала. Тарихи дөреслеккә, фәннилеккә йөз тоткан гыйлем – яшәеш-тереклекнең, кешелек һәм кешелеклелекнең «тереклек суы», ягъни әбелхәяте. 1905 ел түнтәрелеше тудырган хөррият – күрелмәгән иркенлек – татар иҗади мөмкинлекләренә дә тере җан өрде. Гасырлар көрәше, хөррият дулкыннары каккан көннәрдә яулап алынган яңа журналистика һәм әдәби иҗат мәйданы кебек соңгы мөмкинлекләр чигендә татар тормышы тарихи эшчәнлек көннәрен кичерде. Хөррият көннәрендә мәйданда көтелмәгән җанландыргыч уңышлар күренде: Дәрдемәнд, Риза хәзрәт, Ф. Кәрими, Й. Акчура, Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек әдипләребез, яңа заман форматындагы талантлар плеядасы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелү көннәрендә һәм колониаль эзәрлекләнү шартларында яндырылган, туздырылган матур әдәбиятны тотрыклы, тарихи җанлы иҗади эшчәнлек хәленә китерәләр. Бу уңыш кабат, йөз елларга, «золмәт гасырлары» заманнарын хәтерләтерлек контр хөррият реакция хәрәкәте һөҗүме астында калдырыла. Бүгенге көннән ерак үткәнгә күчү, бүгенге татар тормышындагы матур әдәбият, җанлы публицистика,


Скачать книгу