Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
«Марван и муслимы… достигли даже земель, расположенных за Хазарией… После этого они пошли дальше и вскоре добрались до нэһр ас-Сакалиба»[2].
Идел ярына җиткәч, Мәрван Сүрия отряды башлыгы Кәүсәр әл-Әсвәдне чакыра да: «Шымчыларымнан хәбәрче килде: каган бу төбәктә (болгарлар ярдәме һәм җитәкчелегендә искилләрдән һәм болгарлардан) кырык мең кешелек гаскәр җыеп, безгә каршы кузгалган. Кырык мең кешелек гаскәр алып, хәзер үк Иделне кичегез дә засада оештырып һөҗүм итегез», – дигән боерык бирә. Күрәсең, хәзерге Жигулёвск – Тольятти тирәсендә Иделне кичеп, гарәп гаскәре Мәләкәсме, Буян юнәлешендәме каганга каршы ташлана. Юлда болар затлы киенгән, яхшы атларга атланган утыз-кырык ил кешелек аучылар төркеменә юлыгалар һәм, берсен дә калдырмый, кылычтан үткәрәләр. Кичкә таба бер урманга якынлашканда, аннан саркып күтәрелгән төтенгә игътибар итәләр. Мәгълүмат туплау өчен җибәрелгән разведкачылар урманда зур бер гаскәрнең ялга тукталганын ачыклыйлар. Төнлә белән аларны урап алып, таңда ял итүче йоклаган гаскәргә искәртмәстән һөҗүм оештыралар. Теге аучылар ял вакытында ауга киткән гаскәр башлыклары булган икән. Җитәкчесез калган гаскәрне тар-мар итәләр. Бик азы гына качып котыла. Хаканның кырык мең кешедән торган яңа гаскәре менә шул язмышка юлыга. Ауда реаль хакимиятне үз кулында тоткан илбашы, гаскәр башы – каган урынбасары каган-тархан да үтерелә. Каган Мәрванга: «Гаскәремне юк иттең. Илемне басып алдың. Сиңа тагын нәрсә кирәк?!» – дип, хат җибәрә. Мәрван: «Илең белән ислам динен кабул итәсең! Шул таләбемне үтәмәсәң, сине тәхеттән куып, башка каган утыртам», – дип, катгый таләп куя. Хәйләкәр каган үз илен – Хәзәрне исламлаштыру урынына 737 елда Сакалиба (Искил иле) һәм анда хакимлекне яңа үз кулына алган болгарларны «тулысынча» исламлаштыру белән илен (Хәзәрияне) һәм тәхетен саклап калуга ирешә. Искилләрнең бу исламлаштырылуы каган исеменнән рәсми рәвештә искилләр илендә хакимиятне яңа гына үз кулларына алган болгарлар җитәкчелегендә үткәрелә. Искилләр арасында да, болгарлар арасында да ислам моңарчы да тамыр җибәргән була. Искилләр арасына исламны Урта Азия белән сәүдә итүче сәүдәгәрләр Мәвараэннәһер исламлашкан көннәрдә үк Бохара һәм Сәмәркандтан алып кайта башлыйлар. Бу Алгы (Передняя) Азия һәм Хиҗаздан, кәрван сакчылары, юл күрсәтүчеләре болгариларны хуҗалары (мех сәүдәгәрләре (искилләр) исламлаша башлау белән бер үк вакытларга диярлек туры килә. Беренче мөселманнар төбәк, ил күләмендә бик аз санны гына тәшкил итсәләр дә, ул күренекле сәүдәгәрләрнең илнең иҗтимагый-сәяси тормышында абруйлары һәм тәэсирләре зур була. Моның чагылышын, мәсәлән, араларында «мөселман кардәшләр» дә булган болгарларның Искил иленә күчерелүенең 730 елларда төбәк хакимиятенең чагыштырмача зур каршылыксыз, шома гына үткәрелүләрендә дә күпмедер сиземләп була. 737 елда Мәрван исламлаштыруны искилләрдә дә, болгарларда да халык-ил күләм дингә әйләндерә. Мәсәлән, Ибне Фадлан экспедициясеннән соң ук, Багдад игътикадын (гакаидын) кабул
2
Ахмад ибн А'сам ал-Куфи. Книга завоеваний. – Баку : Элем, 1981. – С. 51.