Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
– төркиләрнең үз йортларының да, Ясса, Болгар кебек зурайткыч күзлексез күренмәс зур булмаган шәһәрчекләрдә, чагыштырмача зур әдәбиятның бөек казанышы булып гасырлар кичәрлек, төрки халыкларга мең еллар дәвамында затлы рухи азык булып яши алырлык эстетик кыйммәтләр булып күтәрерлек көч чыганагы табалар. Ике йөз еллар элек кенә (Рудаки, Дәкыйкилар заманында) мәйданга килеп шау чәчәктә утырган уртак фарсы телдәге әдәбиятның киләчәктәге Сәгъди, Хафизлары казанышларына өлге булырлык Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани лирикасы һәм төрки әдәбиятка киләчәктән Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се, Шәрифинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хамсә»се кебек фолиантларның, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар казык каккан позицияне киң тарих мәйданына әйләндерәчәк Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е – төрки эпик поэзиянең ислам мәдәниятенә килүенең беренче иртәнге хәбәрчеләре.
Кол Гали лирик Ә. Ясәви, С. Бакырганилар сафында киләчәк эпик башлангычы яңару маягы булып балкып кабына. Тарих, Баласагуни, Кашгариларның борынгылыктан күчү күперен кичеп, Заман диңгезенең бирге ягында позиция яулый, яңа мәйдан, табигатенә (таләпләренә) тәңгәл маяклар кабыза. Ислам цивилизациясендә, изгелектә (динилектә) дә гарәп, фарсы әдәбиятларыннан кайтыш түгеллекне, дөресрәге, өлге булырлык мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Гасыр идеологиясе үзенчәлеге – XII йөз урталарында Елюй Даши, кара-кытайлар байрагы астында Көнчыгыштан беренче сары тәре явына күтәрелә. Несторианнар, Көнчыгыш христианнары, 1141 елда Амудәрьяга кадәрле төркиләр яшәгән илләрне, җирләрне басып алып, биредә яңа көч туплап, Иранга, Багдадка тәре явы әзерләү белән мәшгуль булалар. Барынта чабу сихеренә бирелүчән Дала мөселманнары күчмәнчеләрнең дини хисләрен активлаштыру һ. б. тагын шундый конкрет, реаль көчәйткечләр васитәсе белән Дала халкын бу фетнәдән йолу эшенә алыналар. Менә шул киң калачлы йөкләмә Әхмәд Ясәви шигырьләрен дини рухлылык, мәдәни экстаз эйфориясе югарылыгына якынлаштыра. Шул ук вакытта дини белеме һәм гамәле диннең әлиф, биеннән ары узмаган күчмәчене әсәрләреннән читләтмәс, ерагайтмас өчен, олы талант иясе шагыйрь, ул кайнарлыкларны җуймастан эчкә яшереп, гади укучы үз көнкүреше шартларында кабул итә алырлык элементар популяр хәлгә китерә белә. Әсәрләрдәге иң гади укучы да сиземләгән ул эчке накалны җәдитчелек көннәре һәм совет чоры тәнкыйтьчеләре, аларга ияреп, җәмәгатьчелек әдәбиятны «мистика» дип, авторны исә «мистик шагыйрь» дип кенә билгеләп йөртәләр. Югарыда китерелгән сәбәпләрдән аңлашылганча, ул эчке шигъри дулкынның конкрет һәм реаль тарихи сәбәбе һәм тормышчан йөкләмәсе бар. Әйткәнебезчә, шагыйрь аны таланты һәм шәхси тырышлыгы (аңы, акыл эшчәнлеге) белән, югары эстетик накаллы, гади укучы, көндәлек яшәеш кешесе кабул итә алырлык бер рәвешкә китерә. Интуиция исереклеге җимеше булуга караганда, ул – күбрәк аң ялкыны аша үткәрелгән рационализм җимеше.
Тарихи