Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
(варяглардан грекларга сәүдә юлы) гына түгел, көньякта да ниндидер русларның Кавказ арты Каспий буйларына һөҗүмнәре, Святославның Хәзәр каганлыгын тар-мар итүе, шул кризислар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланыпмы, шулар җитәкчелегендә оештырылыпмы, Ока, Югары Идел, Вятка, Белое озеро буйларына буа корып булмас ташкын булып массакүләм славяннар күченүе бара… Мәварәэннәһердәгедән өметсезрәк тарихи вазгыять. Болар инде төзәтү, үзгәртү мөмкинлекләре чикләреннән узган. Ил дә борынгы шундый тотрыклы монополиянең юкка чыгуы шартларында тирән тетрәнүләр кичерә: халыкның идеологик тотрыклылыгын ислам цивилизациясе казанышларына якынайту мәсьәләсендә тирән килешмәүчеләр чыгып, ике йөз еллар хакимияттә торган «болгар» династиясе, Акмулла сүзләре белән әйткәндә, «йортны болгарчыларга» әйләндерә. Бердәмлекне ныгыту, көчәйтү урынына үз башларын гына йолып калу юлына басалар: бата торган көймәдән качучы күселәр кебек, мондый хәвефтән имин почмак табып, үз кавем-кабиләсен Дон буена алып китеп, 930 еллар империя (каганат) хуҗалары – хәзәрләр белән берләшәләр. Әмма шул көннәрдә үк диярлек, салкыннан сакланам дип, ялкынга юлыгалар: 965 елда Киев кенәзе Святослав, Хәзәр каганатына яу чабып, каганлыкны да юл уңаенда башта Дон буена, Саркел каласы тирәсенә килеп төпләнгән көмеш болгарлар ыругы «автономиясен» дә тарих битеннән сызып ташлый. Хәзәрләр тарихын җентекләп өйрәнгән, күп серләрен ачкан Л. Н. Гумилёв «Тысячелетие вокруг Капия» дигән китабында түбәндәгеләрне яза: «Хәзәриянең үз дәүләте юк иде. (Биредә ике дәүләт.) Беренчесе – 557 елларда Каспий буйларын үзенә буйсындырган Төрек каганлыгы – Көнчыгышта зәгыйфьләнгәч, 627–650 еллардан Хәзәр каганлыгы дип йөртелгән тюркут симбиозы. Икенчесе – 860 еллардан яһүдиләр дәүләте («…власть перешла в руки иудейской общины»[14]). 965 елда Святослав бу дәүләтне җимерә («после чего хазарский этнос рассеялся оставив лишь реликты»[15]). Святослав башта хәзәрләргә дә дәһшәт салырлык рәхимсезлек белән Дон буендагы Саркел тирәләрендәме, утыз-утыз биш еллар элек кенә Идел буеннан күчеп килгән болгарларга ябырыла. Болгарлар Явыз Иван заманында Казан халкы кичергән рәхимсезлекләрдән дә дәһшәтлерәк кылычтан үткәрүгә юлыгалар. Бу вәхшилекләрдән, суюдан качып кына котылып калу мөмкин булуын сиземләгән, күрәсең, бик аз өлеш кенә ерак Дунай буена – Венгриядәге кардәшләре янына качып китеп, кылычтан котылып калалар. (Дөрес, алары да акрынлап венгр (маҗар) халкы эчендә эреп юкка чыгалар.) Болгарларны «турау» халык күңелендә шулкадәр тирән уелып калган ки, ул, Идел буе болгарларына яу чабып, болгар дәүләтен туздыруга, яңа зур яуга әйләндерелеп, рус тарихларына кереп калган. (Чынлыкта Святослав Дон буе аша Кавказга яу чаба.)
Болгарлар күчеп киткәннән соң, ислам дөньясында «Болгар» атамасы башкала исеме булып калган искилләр иле Сакалиба – би ирләр иле – моңарчы күрелмәгән мәдәни күтәрелеш кичерә. Шуннан соңгы монголларга кадәрге гасырлардан Якын Көнчыгыш илләрендә
14
Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия… – С. 60.
15
Шунда ук. – 161 б.