Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов
әле ул бүген көтмәгәндә шушылай Гөлсем белән очрашты. Аңа аның тыйнак кына елмаеп куюлары ошап китте, ниндидер якынлык та сизеп, аңа карата хөрмәте артты… Эшчәнлеге, булганлыгы күренеп тора. Андый кеше белән бер сөйләшеп утырулары да ни тора!..
Хәлим тәмәкесен сүндерде дә Гөлсемгә карата туган уй-фикерләре белән рухланып алгандай итте, аннары торып, каршыдагы йортка таба китеп барды…
Бу вакыт Гөлсем үз подъездларын җыештырырга керешкән иде. Ул монда да шул ук тәртипсезлекләрне күрде. Тәмәке төпчекләре, шул ук буш шешәләр көтеп алды аны. Әле бер почмакта энәле шприцлар да аунап ята иде. Ул аларга, тотынырга шикләнеп, курка-курка гына үрелде. «Болары наркоманнар эше инде, – диде, ризасызлыгын белдереп. – Кешегә үлем китергән шушы зәхмәтне каян, кем уйлап чыгаргандыр?! Шуңа киртә куялмасыннар инде… Бу яшьләрне болай шашындырырга нигә кирәктер? Урман кистертсәләр, таудан таш чыгартсалар белерләр иде кирәген, азынмаслар иде… Аларга ни җитмәгән? Күрәсең, Хәлим белеп әйтә булыр, кемнәргәдер хәтта кешенең үлеме хисабына корылган бизнестан кергән төшемле акчалар җитмидер инде. Акча, байлык биетә үзләрен. Андый адәмнәргә кая ул кеше сәламәтлеге турында уйлау?! Кара инде, подъезд стенасына нинди генә әшәке, оятсыз сүзләр язмаганнар… Тәүфыйксызлар.
Гөлсем күңеленә, ак күбәләктәй очып килгәндәй, янә ире килеп керде. Һәм ул аңа карата бер үк сүзләрне тәкрарлады: «Әй, минем Хәерҗаным алтын кеше булган икән. Бик тә тәүфыйклы иде шул. Хәер, үзем дә тәүфыйгымда тордым… Заманына күрә ярлы яшәсәк тә, бик рәхәт гомер кичергәнбез икән…»
Ул шулай еш кына Хәерҗаны белән үткән гомерләрен сагына-сагына сөйләнде, яшьлекләренә кайта-кайта, истәлекле көннәрен исенә төшерде. Хәтерендә уянган хатирәләреннән, торып-торып, елмаеп та куйды.«Бер яраткан онытылмый икән…» – дип, янә дәртләнеп эшенә кереште.
Яныннан узып-китеп йөрүчеләр аңа: «Исәнме, Гөлсем апа! Алла ярдәм бирсен сиңа!» – дип, эчкерсезлек белән исәнләшеп тә узалар. Ул аларга да рәхмәт сүзләрен ирештерә.
Менә Гөлсем, эшен бетергәч, арган санын иркенләп турайткандай итте дә кызы яшәгән фатирга таба атлады. Шулвакыт ул никтер янә Даһи Хәлимне исенә төшерде. Ихтыярсыздан: «Иртәгә дә эскәмиягә килеп утырыр микән ул?» – дип уйлап куйды.
Даһи Хәлим чүплектә яшәгән чакта электәге танышы Әсгать белән һич уйламаганда очрашты. Алар заводта эшләгәндә икесе дә уйлап табучы, ягъни рационализаторлар буларак бер-берсен беләләр иде. Икесе дә, рационализаторлык эшләрен башкарып чыкканда, төрле каршылыкларга да очрадылар, шуңа да карамастан иҗади эшләрен дәвам иттеләр. Тора-бара, күпмедер вакытлар узгач, аларның хезмәт юллары икесе ике якка аерылды. Әсгать эшкә бүтән заводка китеп барган иде.
Әсгатьне эшендә күпләр сәеррәк кеше дип тә кабул иттеләр. Кая гына барып кермәсен, аны ишекләрдән куып-куып та чыгардылар. Янәсе, каян килгән уйлап табучы булсын ул! Йөри шунда… Шуның ише мыскыллы карашлар егетнең күңелен