Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов
аның исемен уңайсызланып кына әйтте.
– Ильяс.
– Ул кем улы?
– Корбангали.
– Таныш исем… – Мария Ивановна исенә төшерергә тырышты. – Шул Корбангали булса, ул үзе гражданнар сугышында да катнашты бугай. Әтиең ничәнче елда туган?
– 1901 елда.
– Хәзер исәнме?
– Юк… – Расих ачыла төште. – Аны 1942 елны шушы Тургай районында җирләгәннәр. Каберенең кайда икәнлеге дә билгесез.
Мария Ивановнаның кинәт хәтере яңарды, шунда ук егетнең әтисе Ильяс вакыйгасын исенә төшерде. Инде зур булып үскән Расихка карады, күңеленнән аны кызгану хисе кичерде. Йөзенә карап-карап алды да болай диде:
– Әтиең теге качкынлыкта гаепләнгән Ильясмы?
Расих башын аска ияргә мәҗбүр булды.
– Әйе, шул…
– Мин әтиегез вакыйгасын яхшы хәтерлим, – дип башлады сүзен Мария Ивановна сак кына. – Хәер, аның хәбәре бөтен районга таралган иде. Аны 1942 елны, качып йөргәндә тотылгач, сентябрь ахырларындамы, октябрь башларындамы, район милиция начальнигы Волковның сугыш чукмарлары җәзалап үтергәч, районга ат койрыгына өстерәтеп алып кайтканнар иде…
Аяныч вәхшилек ике арада авыр тынлык урнаштырды. Расихның сулышы кысылгандай итте, берни дип тә әйтә алмый торды. Узган шул хатирәләрне исенә төшерүдән авыру ханым йөрәген тотып куйды. Аннары Расих үзен борчыган бердәнбер соравын бирергә мәҗбүр булды:
– Әтине Тургайның урыс зиратынамы, әллә татарныкына күмделәрме?
– Юк, аны бер зиратка да күммәделәр. – Мария түти авыр көрсенде. – Зираттан читтәрәк бер чокыр казып, шунда күмделәр… Мин үзем зираттан ерак тормыйм, шул мәрхүмне нишләтерләр икән дип кызыксынып, читтән генә карарга барган идем. Соңыннан, берничә көн узгач, кем кадерлесе булды икән бу дип, шунда янә килеп карадым. Ходай шулай кушкандыр инде. Кабергә билге салып, ике кызыл кирпеч утыртып куйдым. Кемдер эзләп килә калса дип инде. Килүчеләр күренмәде, үзләрен гаепләрләр дип тә курыкканнардыр инде. Ул елларда аеруча законсызлык хөкем сөрде. Хәер, андый гаделсезлекләр хәзер дә юк түгел. Властьтагы кеше үзен һәрчак хаклы дип санарга тырыша, аклана да белә…
Расих кызыксынып сорарга ашыкты.
– Сез миңа бүгенге көндә әтием каберен күрсәтә алмассызмы?
– Әлбәттә, алам…
Егетнең йөзенә куаныч йөгерде.
– Күрсәтсәгез, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем…
Алар, хастаханәдән терелеп чыккач, кабат-кабат очраштылар. Шуннан бирле Расих Мария Ивановнаны туганнарча якын күрде…
Егерме елдан соң гына табылган кабер янында авыр хисләр кичерде ул. Элегрәк, зират тирәләреннән узган-барганда, әтисенең фаҗигале язмышы искә төшкән саен, бәгырен телгәли иде. Инде хәзер, үзе картлык гомерен кичерсә дә, әтисе язмышына бәйле хатирәләре җанына тынгы бирми, кара күләгәдәй артыннан калмый, уйларга, сагышларга сала. Вакыт-вакыт күп җан газаплары кичергән әтисенә күңеленнән әллә ниләр ирештерәсе килә, әтисе рухын янында сизеп яши. Ул балачактагыча аңа әйтер сүзләрен җиткерерг�