Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов
арына алмый аптырады: «Нигә әти төшкә гел атка атланып керә? Әллә еш кына шушы рәсемгә карап уйлангангамы?
Әйе, ни кызганыч, улы, ягъни мин туганны күрергә насыйп булмаган аңа… Шулай да аның турындагы уйларым өзлексез дәвам итә, әнием, абыем Рәхим сөйләгәннәр, ишетеп белгәннәрем – барчасы, язылмаган язмыш сәхифәләре буларак, хәтер дәфтәремдә саклана. Мин аларны түкми-чәчми ак кәгазьгә төшерергә тырышам. Һәм барысын: эчке кичерешләрен, ни өчен газаплануларын, тетрәнүләрен белергә телим, ул яшәгән чорга һәм бүгенге көннәргә дә кайтып калам. Ике арада хәрәкәт кылган җаным төрле-төрле халәт кичерә, катлаулы сорауларга җавап эзли, кайчакны ул тиешле җавапларны таба алмый интегеп бимазалана да…»
Расих янә бүгенге төшен хәерлегә юрады да, бер карарга килеп, урыныннан купты. Авыл мулласы Сәлим картка барып, әтисе Ильяс рухына атап дога кылырга, хәер биреп кайтырга булды.
Ул, Сәлим картларга баргач, озак тоткарланмады. Өенә кайткач та, нигәдер җанына тынычлык таба алмады, һаман да әтисенә бәйле уйлары күңеленнән чыкмады. Аптырагач, ул, болай булмас бу дип, район үзәгенә – Тургайга барасы итте. Авыл зираты ягындагы юлга чыкты, шунда районга баручы бер машинага кул күтәрде.
Ул, машина Тургай заправкасына җитәрәк, ерак та булмаган зират турында төшеп калды. «Төш вакытында мин базар кибетләре янында булырмын, кайтышлый калдырып китмә инде, энем», – дип, авыл шофёрына кат-кат әйтте. Аның, район үзәгенә барган саен, нигәдер гел зират турысында төшеп калганын кайбер авылдашлары аңлый иде инде. Тик ул сорашып кызыксынучыларга үз йомышын турыдан әйтми, базарга, кибетләргә килдем дип кенә аңлата, гәрчә төп эше әтисе кабере янына килеп дога кылу булса да.
Расих заправкадан ерак булмаган, үзара янәшә генә урнашкан урыс, татар зиратлары коймалары буйлап атлады. Тәреле каберләргә, анда тын гына үсеп утырган агачларга карый-карый барды. Каберлекләр өстендә үскән агачлар ниндидер аңлашылмас моңсулыкка чумган. Зират эчендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы хөкем сөрә. Һәммәсе, ни булырын көткәндәй, фани дөньяга да колак салалар сыман.
Расихның кулы тәсбих төймәләрен берәмләп санады. Аның нигәдер койманың эчке ягына үтәргә аягы тартмады, ниндидер аңлашылмас көч тыеп торды. Зиратның аргы башына җиткәч, ул туктап калды. Мишә елгасы ягына чыккан болындай ачык кырны күзәтте. Кинәт тыны кысылгандай итте, иңенә баскан авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, турая төшеп, рухын күтәрергә тырышты. Әйтерсең зиратта үскән агачлар арасыннан ниндидер күзләр аны күзәтеп тора, шул карашлар туктатып калдырган да: «Син тагын әтиең кабере янына килдеңме?» – диләр сыман. Расих «әйе» дигәндәй башын какты да янә кузгалды, зираттан читтәрәк, кыр уртасындагы ялгыз калкып торган бер ташка таба атлады. Якынайган саен таш, зурая барып, ачыграк күренде. Ул аны бирегә үсеп җиткәч, моннан егерме еллар элек, әтисенең кайда күмелгәнен ачыклагач кына, Үзәнле авылының Ташкичү елгасыннан алып, атлы арбага салып үзе китергән иде. Төнлә кеше-кара күрмәгәндә генә. Башкача ярамый