Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Нурислам Хасанов


Скачать книгу
Сәлим Хәерҗан кебек яшь белгечләргә йорт салып керергә булышырга уйлады. Мал духтырлыгына укып кайткан Хәерҗанына йорт чираты җиткән иде инде. Ул, вакыты килеп җиткәч, үзенә тиешле йортка күчәргә кыенсынды. «Әнә ире вафат булган Сәлимәнең дүрт баласы бар, мохтаҗлыкта яшиләр, йортлары ишелергә тора, аңа бирсеннәр, әлегә безгә монда да ярап торыр», – диде. Әй, бигрәкләр дә гадел булды шул ул, намусын саклап кала белде. Шөкер, тора торгач, өйле дә булдылар, тату гомер кичерделәр. Уртак бәхетләре Рәхимә исемле кызлары туды. Аны итагатьле, бәхетле-тәүфыйклы булсын дип, бергә-бергә тәрбияләп үстерделәр… Бары-югы да бергә булды. Тора-бара аның Хәерҗаны намазга да басты…

      Хәерҗан, кемнең кем булуына карамастан, һәммәсен тигез күрергә тырышты. Әллә аңарда ниндидер әүлиялык та булган инде. Ул кешенең йөз-кыяфәтеннән үк танып белер иде, китапка карап укыгандай, холык-фигыленә кадәр төшенде. Хәтта аларның авыруларына да йөз-чалымнарына карап сизенә иде… И Алла, ул үзенең дә күпме яшисенә кадәр чамалады бугай. Шуңа да карамастан күңеле гел дә күтәренке булды җаныкаемның. Әйткән, сөйләгән сүзләре хәзер дә күңелдән китми, барысы да йөрәктә тора… Ул еш кына болай дип тә кабатлады:

      Саулыгыңның кадерен бел беткәнче,

      Байлыгыңның кадерен бел бөлгәнче.

      Мин аңа: «Бар байлыгым син ул, Хәерҗан…» – дия идем. Ә ул тыйнак кына елмаюын белде. Үзенә кыен булса да түзде, сабыр итте. Балалар үстергәндә, заманасына күрә, шактый бөлгенлектә яшәсәк тә. Дөрес, аның да кешечәрәк яшисе килде… Шулай да барыбер кеше хакына керүне гөнаһ санады ул, барына канәгать була белде, бахыр. Тик гомере генә… ни аяныч, кыскарак булды, вакытсыз китеп барды…

      Гөлсем үткәннәргә кайтып алды. Ул көнне аның Хәерҗаны, дәртләнеп: «Мин сиңа, бәгырь, бүген инештән тере балыклар, кызылканатлар тотып алып кайтам», – дип, җәтмәсен алды да инеш буена юнәлде. Әле инештәге язгы бозлар да агып бетмәгән иде. Ул ирен, ризалашып, «ярар, ярар» дип озатып калды…

      Хәерҗан, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән яр буйлап атлады да атлады. Язгы болганчык су тибешле ага, әле ара-тирә бозлары да китеп бетмәгән. Ул тормыш юлын хәтерләткән шушы борма-борма инеш буйларыннан ничәмә тапкырлар узды икән?! Аның күңеле кечкенәдән инеш суларына тартылды. Ул яшьтән үк әтисе Касыйм белән җәен дә, көзен дә балык тотты. Әтисе җиңелчә генә көймә дә ясады. Көймә дигәннән, ул бик тә гади иде. Өч метрлы юан юкә агачын кисеп, аны башта урталай ярдыртты, аннары икегә ярылган агачның баш-башларыннан бер чама ара калдырып, инструментлары белән эчен куышлап алды һәм, алар озынча ярым тагаракка охшап калгач, икесен бер-берсенә янәшә куеп, үзара беркетте. Көймә башы суда җиңел йөзсен өчен очлана төште. Ул үзе бик авыр да түгел, ярга тартып менгерсәң дә була, теләсәң ат арбасына салып, урман буендагы «Казна күле»нә балык тотарга да алып бара аласың. Ул суда рәхәтләнеп өч кешене чыдата ала. Шул көймәдә алар икәү шактый еллар рәхәтләнеп йөзделәр, балыкларны күп итеп тоттылар. Суга тәтәл дә салдылар. Тәтәл җепләренә саңаклары


Скачать книгу