Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
(Кузгалып китәргә тели, кәефсезлеген сизеп кире утыра. Тынып тора. Үз-үзенә аптырап.) Һәй, гомерләр, үлеп китмәсәм генә ярар иде…
Билгиз. Әби, үлмә син, үлмә! Мин синсез нишләрмен? (Пауза.) Үлмичә яшәү кызык ич…
Мөнҗия (сабырлыгын җыеп көлемсери). Сабый шул әле син, улым, җиденче класста укып йөрсәң дә… (Пауза.) Аллаһы Тәгалә адәм баласын дөньяга кунак итеп кенә яраткан шул. Ул аны гомер эчендә төрле газап-михнәтләргә юлыктыра, яхшыдан яманны аерта, дөньяны таныта, сөендерә дә, көендерә дә. Аннары рәхәткә чыгарып карый, шуларның күбесе, михнәткә чыдаган булса да, рәхәткә чыдый алмый икән шул.
Билгиз. Ник алай дисең, әби?
Мөнҗия. Тора-тора адәмнәр дә бозыла, күбесенең нәфесе үк котыра башлый…
Билгиз. Ул нәфесне берничек тә йөгәнләп булмыймы?
Мөнҗия (көлемсерәп). Юктыр, күрәсең… Бер тәмлегә ияләнгәч, берәүнең дә әчене кабасы килми шул… (Пауза.)
Билгиз. Әби, нишләп кешене Аллаһы Тәгалә яраткан дисең? Мәктәптә адәм баласы маймылдан яралган, диләр. Тарих укытучысы Әминә апа безгә шулай аңлаткан иде.
Мөнҗия (көлемсерәп). Нишләп соң хәзер дә кеше маймылдан яралмый икән?.. (Әйткән сүзләреннән уңайсызланып.) Әминә апаң әйткәч дөрестер дә инде, улым. (Сул кулы белән йөрәк турын тота.)
Билгиз (борчылып). Бик авыртамы, әби?
Мөнҗия. Авырта шул, улым, авырта.
Билгиз. Нигә һаман авыртып тора соң ул? Савыкмас микән?
Мөнҗия (тынып тора). Син врач булсаң терелер идем дә, улым… Укыйсыларың күп шул әле… (Урыныннан тора, өстәлдәге буш стаканны алып, кире чаршау артына кереп китә.)
Билгиз (үзалдына борчылып). Әби, үлмә син, үлмә!.. Мин врач булганны көт… (Стена янына килә, анда эленеп торган әнисенең фотосына карап тора, аны кулына ала.) Әй әни, әни! Миңа гомер бүләк иткәнсең дә кайтмаска дип китеп тә баргансың… Исемемне миңа әби түгел, син кушкансың икән. «Билгиз» дип атагансың. Билгесезлектә илләр гизсен, күпне күреп, күпне белеп үссен дигәнсең инде… (Әнисе сурәтенә соклана.) Үзең чибәр булгансың, әни, кабарынкы куе чәчләрең түгәрәк мөлаем йөзеңә килешеп тора. Карашың көләч… Исән булсаң, мине ничекләр итеп назлап сөймәс идең син, әни. Свердлау якларына урман кисәргә, торф чыгарырга алганнар шул сине. Мине «әбисе карап торыр» дигәннәр. Сугыш беткән еллар булган… Сине Ташкичү болынына кадәр озата барганым әле дә хәтердә, тонык зәңгәр томан эченнән генә күренеп калган күк. Барыбер хәтердән китмисең. Саубуллашканда: «Әбиеңне тыңла, яме! Мин тиз әйләнеп кайтырмын, улым!..» – дидең. Ә син тиз генә әйләнеп кайта алмадың… (Пауза.) Эшләгән җиреңнән «агач баскан» дигән хәбәрең генә килде… (Фотосурәтне үз урынына элеп куя, янә бертын карап тора да йөренә башлый.) Әти булырга тиешле кеше генә минем дөньяга килерем белән исәпләшмәгән шул. Тугач та, үз баласын танымаган. Ничек шулай каты бәгырьле булырга кирәк икән? Әгәр дә ул кеше, чыннан да, председатель Җәләй булса?.. Элегрәк мин әбидән: «Әти кая?» – дип сорый идем. Әби сүзне гел икенчегә бора иде. «Әниең янына киткән иде, шуннан кайтып җитми», – дип юата килде. Хәсрәтләрен яшерә-яшерә яшәгәч, әбигә йөрәк чире тикмәгә генә килмәгәндер инде… (Арлы-бирле йөренә, ишегалдына чыга, аннан, бар нәрсәне күздән кичереп, урам ягына