.
булыр… Ялгызлык читен икән…
Билгиз кайтып керә.
Билгиз. Әби, менә сиңа как алып кайттым. Кәримә апа бер лимон да бирде.
Мөнҗия. Аңа рәхмәтләр яусын инде.
Билгиз как белән лимонны өстәлгә китереп куя да китә башлый.
Улым! Син кая барасың?
Билгиз. «Пызул»га, әби.
Мөнҗия. Анда нишлисез соң?
Билгиз. Кичке уенда уйныйбыз.
Мөнҗия. Кемнәр белән?
Билгиз. Кызлар, малайлар белән.
Мөнҗия (көлемсерәп). Кызлары кемнәр инде?
Билгиз. Гөлнур, Сания, Зәбидәләр.
Мөнҗия (белмәмешкә салынып). Зәбидәсе кем кызы соң аның?
Билгиз. Түбән очтагы Галимә, Ибәт кызы инде. Зәбидә бик чибәр…
Мөнҗия Ибәт исемен ишеткәч каушап китә, нидер әйтергә җыенган җиреннән тыелып кала.
Мөнҗия. Соңга калып бик озак йөрмә, яме.
Билгиз. Юк… (Китә.)
Мөнҗия (үзалдына). Зәбидә, диме? Ибәтне йортка керткән Галимә кызы була шул инде ул. Ибәтнең үги кызы. Әллә соң бер-берләрен ошатып йөриләрме тагын? Яшьләрнекен белмәссең… (Уйга калып.) Ибәте бер нәләт төшкән бәндә инде ул. Төрмәдән кайтып та кермәде. Кайтса да, кешегә зыян гына салды, каһәр. Теге вакытта аңа Фәйзуллам инструментларын биреп тормаган ачудан (эчәргә дип акча да сораган бугай) безнең сараебызга ут төртте. Ут белән шаярып, бөтен авылның котын алып торды, тәре җан. Үзе төрмәдән дә тиз чыга, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Бу юлы нишләр тагы? Шуның аркасында Фәйзуллам, янган сарайны яңартып корып йөргәндә (авыр да күтәргәндер инде), кинәт кенә авырып китте… Әй Аллам, яман кешеләрдән Аллам сакласын инде! Бу малай, белешми, Галимә кызын Ибәтнеке дип йөри инде. Галимә үзе чибәр инде ул, кызы әнисенә охшагандыр… Кич җиттеме, яшь-җилкенчәк шул «Пызул»га чаба. Шунда уйнап мәш киләләр. Яшь чакта без дә шул инеш буена биергә, җырларга төшә идек. Фәйзуллам белән дә шул «Пызул» уеннарында таныштык… гомерләр аккан су кебек узды да китте… (Как белән лимонны өстәл өстеннән алып, үз ягына – чаршау артына кереп китә. Утын сүндерә.)
Өй эче тынып кала.
Дүртенче күренеш
Айлы кич. Пызулда – инеш буендагы яшьләрнең гармунда уйнап-биегән тавышлары яңгырый:
Исемнәре Әлфинур,
Бер битеңдә балкый кояш,
Бер битеңдә балкый нур.
Кушымта:
Әллә-рия-ләренә
Гөлләр-ия-лә-ренә,
Тимәгез кеше ярына
Булсын ияләренә.
Исемнәре Гөлүсә,
Синең йөргән юлларыңа
Яран гөлләре үсә.
Кушымта.
Алма бакчасының нуры
Тәрәзәләргә туры,
Әллә сезгә бирелгәнме
Бөтен дөньяның нуры.
Инеш буеннан Зәбидә белән Билгизнең кайтып килгәне күренә. Алар якынлашкан саен, җыр-музыка тавышлары ераклаша бара. Яшь парлар урам чатындагы рәшәткәгә сөялеп туктап калалар. Йөзләре шат.
Зәбидә