Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
янына килә, янә рамнарын төзәтергә керешә.)
Шулвакыт юлдан кулына көрәген тотып узып барган Билгизне күреп ала.
Исәнме, Билгиз!
Билгиз (тукталып). Әйбәт кенә, Гыймай абый! (Борылып янына килә.)
Гыймай. Нишләп йөрисең?
Билгиз. Менә тауга, урманга чыккан идем әле…
Гыймай. Яхшы булган. Ял итеп кит. Читләп кенә узып барасың, хәл дә белмичә…
Билгиз. Урманнан балан агачы төпләп кайтырмын дигән идем, әби каберенә утыртырга.
Гыймай. Изге эш белән йөрисең икән, әйбәт…
Билгиз. Бу чүнник тирәләрендә баланнар үсә иде.
Гыймай. Үсә. Өстәрәк, комлы чокырны үткәч күп алар.
Билгиз. Умарталар ни хәлдә соң, Гыймай абый?
Гыймай. Болай исән-саулар, менә рамнарын рәткә кертеп куйыйм дигән идем. (Рам балавызларын кыра, чыбыкларын тарткандай итә.)
Билгиз (уңайсызланып). Эшегезне бүлдем инде…
Гыймай. Зыян юк. Эшнең бетәсе юк аның. Әйдә, утыр. Бераз ял итеп китәрсең. Урман һавасы сулап чәй эчәрбез. Үзеңне язын, умарталарымны чыгарышкан көнне, рәтләп сыйлый да алмадым… (Торып чәйнеккә дип кереп китә.)
Эскәмиягә утырган Билгиз дымарь кырыенда яткан битлекне алып, башына киеп карый. Озак та тормый, Гыймай, чәйнек, кружкаларны тотып, кире әйләнеп чыга.
(Билгизнең битлек кигәненә игътибар итеп). Әллә умартачы булыргамы исәбең?
Билгиз. Юк, болай кызыксынып кына карыйм…
Гыймай (чәйнек, кружкаларны өстәлгә куеп). Бераз тамак ялгап алырбыз, урманда тамак тиз ача ул. (Үзалдына.) Ипине онытканмын икән… (Кире кереп китә.)
Билгиз (үзалдына). Гыймай абый нигә дип мине якын итә икән? Алар урамыннан булгангамы, әллә балалары юккамы?
Гыймай целлофан пакетка салган ипи, пешкән күкәйләрен күтәреп, бер савыт бал алып чыга, ризыкларын өстәлгә куя.
Гыймай (өстәл әзерләп). Әйдә, җитеш, капкалап ал. Баллап чәй эчәрбез. Арусынмыйча торма. Син егет кеше, кыюрак бул! Балдан да җитеш.
Билгиз. Рәхмәт! (Ашарга тотына.) Бал ашагач, корт килеп чакмасмы соң?
Гыймай. Чакмас. Бал кортларыннан курыкма син, кешедән курык. Алар кемне чагарга белә. Кортлар да яман кешеләрне тиз сизә, исле, шапшакларны яратмыйлар. Алар бит табиб кебек. Чәчәктән чәчәккә кунып, тырышып бал, дару җыялар, кешеләргә сәламәтлек кенә телиләр.
Билгиз. Балны шифалы диләр шул…
Гыймай (үзалдына көлемсерәп). Берсендә шулай Субаш авылыннан Гөргөри Иваны чүнниккә килеп чыкты. Урманга печән чабарга менгән бу. Ап-ак сакалы түшенә җиткән. Авыз гүпчим капланган. «Как живёшь, Гыймай?» – ди. «Хорош, Иваныч, хорош!» – мәйтәм. «Кругом лес у тебя тут, воздух хороший…» – ди. Сакалын селкетеп, як-ягына карана. Сине күптән күргән юк, килеп тә чыкмыйсың, понимаешь, ди. (Чәен эчә.) Хәл-әхвәл белешкәч, мин аны бал белән сыйларга булдым. Алдына бер табак бал, ипи китереп куйдым. «Кушай, Иваныч! Потом чай будем пить» дим. «Сакал-мыек каплаган авызы белән ничек ашар икән?» дип кызыксынып карап торам. Бу ике бармагын балга манчып алды да ирен тирәли үскән сакал-мыегын бал белән ябыштырып чыкты. Һәм, ашыкмыйча, «Бу чәчәк балыдыр инде» дип мактый-мактый ашарга тотынды. Инде