Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
белән эшләүне, агитацияне онытмагыз…
Сибгатуллин. Яхшы… (Китә.)
Өстәлдә телефон шалтырый.
Тукбаев. Алло! Исәнмесез, Фәрһад Акаевич!.. Кем килә? «Россельмаш» заводының генераль директоры Пётр Анатольевич Савельев? Тәк. Әйе, кирәкле кеше. Кунак итәргәме? Бездәме? Тәк, тәк… Кайчан? Бүген үкмени? Кичкә? Вакыт аз калды, өлгереп булыр микән? Тәк, тәк… Ярар, Фәрһад Акаевич, тырышырбыз… (Трубканы куя.) Динар Хамаевич! Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Сөнгатов шалтыратты…
Ишкәев. Аңладым, Рәсим Юлаевич!
Тукбаев. Бүгенге планнарны үзгәртми булмый инде. Безгә «Россельмаш» директоры Пётр Анатольевичны табигать кочагына алып чыгып, әйбәт кенә кунак итәргә кирәк. Мунчалар ягып, татарча күңелен күреп… Калганнарын уйлашып бетерербез. Мин хәзер вертолётка заказ бирәм… Динар Хамаевич! Ничек яхшырак булыр, мунчаның Аксай урманы аланлыгындагысын сайлыйбызмы?
Ишкәев. Иң кулай урын шул булыр, Рәсим Юлаевич!…
Тукбаев. Аннары олы кунактан безгә дә файда тиярлек булсын инде. Безгә бит яңа «Дон» комбайннары җитми. Алар шул Пётр Анатольевич карамагында… (Учын учка уып шапылдата.) Аңа кул куйдырасы хатларны да әзерләп куярга кирәк. Мунчада бераз «җеби» төшкәч, әкрен генә хатларны төртәбез үзенә… Аның бер имзасы ничә миллионнарны хәл итә дә куя… Бу күрешүгә яхшы итеп әзерләнергә кирәк. Күчтәнәчләрен дә онытмаска! Райпо рәисе Әхәт Хәбирович белән һәммәсен килешеп бетерегез…
Ишкәев. Мин сезне аңладым, Рәсим Юлаевич!
Тукбаев. Минем әбәткә кадәр тиз генә каладан әйләнеп кайтасым бар. Без төшлектә кабат очрашырбыз…
Ишкәев чыга.
(Телефон номерын җыя.) Алло, аэропорт!.. Морат, синме? Сәлам, сәлам. Ярдәм ит, важный эш бар. Министр поручениесе. Вертолёт кирәк, безнең районга «Россельмаш» генераль директоры килергә тиеш. Әйе, әйе. Күрсәтмәне үтәми булмый. Планлаштыра тор. Мин сәгать ярымнан синең янда булырмын. Очрашкач, калганын сөйләшеп бетерербез. Ә? Яхшы!.. (Телефон трубкасын куя, ашыга-ашыга китеп бара.)
Пәрдә.
Икенче күренеш
Шимбә көн. Нәфис өендә газетага мәкалә язып утыра. Бераз талчыгу сизеп, тәрәзә янына килеп баса. Тәрәзә артына ияләнгән гадәте буенча урам эте Сарбай килеп баскан. Тәрәзәне ачып, Нәфис Сарбай белән сөйләшә башлый. Эт үзе күренми.
Нәфис. Нәрсә, ачыктыңмы, Сарбай? Һайт сине… Телеңне ялый-ялый, миңа койрык болгыйсыңмы? Шулай ул, тамак һәркемне биетә, бер өйдән икенче өйгә дә йөртә. Синең ише җан иясен кызгана белгәннәрдән сөяк, ит калҗасы да эләгә. Ә сараннар сине ишегалдыннан ук куып чыгаралар. Аннары син, дөньясын каргагандай, тагын ары чабасың, бире чабасың… Мондый эт тормышына калырга язмасын инде!.. Син, Сарбай, кайчандыр болай урамда калырмын дип уйламагансыңдыр инде. Байтирәккә сине Австралиядән игезәк туганың Барс белән Тукбаев алып кайткан, диделәр. Нәселле эт буларак, «Барс»ны ул үзендә калдырган, сине, Сарбай, урынбасары Ишкәевкә бүләк иткән. Нигәдер син аларда яшәп китә алмагансың. Күрәсең, ул «бүләк»не чын күңелдән