Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
ел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә уртак проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә безгә автор, гыйльми редактор, төзүче, консультант сыйфатында эшләргә туры килде.
Басылып чыккан хезмәтләрдә төрки-татар сүз сәнгатенең озын-озак тарихы, үткәне һәм бүгенгесе, күп кенә әдипләре, әсәрләре, аеруча әдәби бәйләнешләр игътибар үзәгендә торды. «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (2014), «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII–XVI вв.» (2016), «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (2017) һәм кайбер башка монографияләребез фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан бигрәк тә уңай кабул ителде.
Төрле объектив сәбәпләр аркасында соңгы елларда күбрәк урысча язарга туры килде. Шул сәбәпле мәкалә-чыгышларның, китапларның да күпчелеге урыс телендә басылды. Әмма мин үзебезнең газиз ана телендә дә язуны дәвам иттем. Кызганыч ки, алар төрле гәҗит-журнал, мәҗмуга битләрендә таралып-сибелеп ята килде. Татар телендә чыккан соңгы китабым («Иҗади гамәлле шәхесләр») 2014 елда нәшер ителгән иде. Чираттагы җыентыкта исә, нигездә, шуннан соңгы өч-дүрт елда язылган, дөнья күргән мәкалә-хезмәтләр урнаштырылды. (Бары берничә мәкалә һәм «1001 кичә» турындагы бүлек кенә (аны кечкенә монография дип тә атарга мөмкин) элегрәк язылган иде.) Арада моңа кадәр беркайда басылмаган язмалар да шактый. Нәшер итү вакытында, гадәттә, автор текстына теге яки бу дәрәҗәдә дә редакцион үзгәрешләр кертелә. Биредә исә андый урыннар, нигездә, автордагыча калдырылды. Аерым кыскартулар да ясалды.
Әлеге җыентыкта меңьеллык төрки-татар сүз сәнгатенең күп кенә мөһим проблемалары, җөмләдән, үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре, төр һәм жанрлары, аерым авторлары, традицияләр дәвамчанлыгы, шулай ук милләтебезнең теле, язмышы һәм кайбер башка мәсьәләләре яктыртылды. Китапның зур өлешен әдәби бәйләнешләрне тикшерү алып тора. «Тукай энциклопедиясе» өчен әзерләнгән язмаларда төп игътибар бөек шагыйрьнең төрки дөнья белән багланышларына юнәлтелә. Китапта соңгы еллардагы милли-мәдәни, әдәби-гыйльми тормыш, андагы мөһим вакыйга-хәлләр хакында да шактый гына фикер-күзәтүләр бар.
I бүлек
ҮТКӘННӘН – БҮГЕНГЕГӘ: ЯЗМА ӘДӘБИЯТ, АНЫ ТУДЫРУЧЫЛАР ҺӘМ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР
I. 1. Урта гасыр төрки-татар әдәбияты
Халыкның рухи мирасын әхлакый, дини, музыкаль, гыйльми, сынлы сәнгать, мифология һ. б. бик күп кыйммәтләр тәшкил итә. Болар арасында сүз сәнгате аеруча мөһим урынны били. Чөнки ул инсан, чынбарлык турында чагыштырмача бөтенлекле күзаллау тудыра, адәм баласын гәүдәләндерүне һәм тәрбияләүне үзенең төп бурычы итеп саный.
Башка күп кенә кавемнәр кебек, үзенең күп гасырлык яшәеш дәверендә татар халкы да бай әдәби мирас тудырган. Аның аркылы без әби-бабаларыбызның тереклек тарихын, рухи халәтен, шатлык-кайгыларын, яшәү рәвешләрен шактый дәрәҗәдә күзаллыйбыз. Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һәм Утыз Имәни, Исхакый һәм Тукай әсәрләре, җыр-бәетләр, әкият-дастаннар, мәкаль-әйтемнәр безгә гыйбрәт-сабак, тереклек тәҗрибәсе бирә, инсанны, дөньяны тирәнрәк һәм тулырак аңларга ярдәм итә.
Төрки-татар сүз сәнгатенең озын-озак тарихы бар. Аның язуга теркәлеп, хәзергәчә сакланып калган өлеше генә дә соңгы ике мең еллап вакытны үз эченә ала. Ә инде телдән-телгә сөйләнеп, төрле үзгәреш-әверелешләр кичереп яшәгән күп кенә фольклор әсәрләр үзләренең тамырлары, иҗат ителешләре белән безнең эрага кадәрге меңьеллыкларга барып тоташа. Аларның кайберләре хәтта борынгы Кытай, Һиндстан, Иран, грек, латин телләрендәге чыганакларда теркәлеп калган [1:7–162].
Мәгълүм ки, «төрки» этнонимы V гасырда гына кулланыла башлый. Ә «татар» атамасы Кытай чыганакларында яңа эрага кадәр үк очрый. Бу хакта инглиз галиме Паркерның XIX гасыр азакларында нәшер ителгән китабында шактый тулы язылган [2:9…]. Скиф, сармат, һун атамалы кабилә-кавемнәр составында да безнең борынгы әби-бабаларыбызның булуы тарихтан билгеле. Төрки этнонимын йөртүчеләр этник яктан үзләре дә бер генә төрле булмый. Алар арасында уйгур, хәзәр, болгар, карлук, угыз, кыпчак, кимәк, башкорт һәм кайбер башка атамалы кавемнәрнең тереклек кылуы мәгълүм. Күпчелеге күчмә тормыш шартларында яшәгән бу халыклар еш кына тереклек урыннарын алыштырганнар, үзара аралашканнар, керешкәннәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, гомумтөрки кысаларында чагыштырмача яңа этник берәмлекләр дә оешкан. Угыз кавемнәре, мәсәлән, төрекмән, азәрбайҗан, төрек телләрен, халыкларын шәкелләштерүдә төп рольне уйнаган. Евразия татарлары болгар, хәзәр, кыпчак, татар компонентлары кушылудан формалаша. Төрки кавемнәрнең рухи язмышында, тарихи яшәешендә Төрки, Уйгур, Карахани, Кимәк, Хәзәр, Сәлҗүк, Кыпчак, Алтын Урда, Чыгытай, Госманлы, Рәсәй, Советлар Берлеге кебек мәмләкәт-империяләр дә тирән эз калдыра. Дәүләтчелек идеясе, мәмләкәт һәм гавам мөнәсәбәтләре сүз сәнгатендә дә күп гасырлар буе эшкәртелеп килә. Мифологик ышанулар элеккеге рухи тормышта гаять мөһим урынны алып тора.
Хәзерге фәндә төрки язма әдәбиятын VI–IX гасырларга мөнәсәбәтле рун истәлекләреннән башлап китү кабул ителгән. Дөрес, әле бу төр ядкярләр саф әдәби әсәр түгел, алар тарихи, сәяси, дини һәм кайбер башка башлангычларның кушылмасы, синтезы рәвешендә. Шулай да борынгы рун истәлекләрендә сүз сәнгатенә хас күренешләр һәм элементлар шактый күзәтелә. Арада хәтта шигъри юллар