Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
вакыйгалар, факт-мәгълүматлар белән бергә, легенда-риваятьләр, әкияти материаллар да урын алган. Бу әсәрләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә интертекстуальлек, эклектизм, синкретизм да хас.
Шигърияттә XVII йөзнең икенче яртысында Мәүла Колый мөһим урынны били. Ул, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани традицияләрен дәвам итеп, нигездә, хикмәт жанрында яза. Аның хикмәтләре өчен афористик яңгыраш, тормышчанлык хас. Еш кына Мәүла Колыйны «суфи шагыйрь» дип йөртәләр. Чыннан да, ул илаһи гыйшык турында яза, суфи булырга омтылышын да искәртә. Әмма аның суфилыгы камил инсан, идеаль кеше төшенчәсе белән керешеп китә. Автор җитештерүчән хезмәтне яклый, гаилә коруны, бала тәрбияләүне, гыйлем туплауны һәркемнең зарури эше дип саный. Мәүла Колый фикеренчә, игенчелек – иң «гали» (бөек, олы) эш. Шагыйрь үз укучыларын иген игәргә чакыра. Аның карашынча, игенчелек белән шөгыльләнгән кешенең урыны – җәннәттә. Урта гасырның башка әдипләре кебек, Мәүла Колый да белем-мәгърифәтне зурлый, наданлыкны антитеза алымы белән кискен тәнкыйтьли. Аның традицияләрен XVII–XVIII гасырлар аралыгында иҗат иткән Габди дәвам иттерә. Ул үзенең шигырьләренә сөйләм элементларын, аваз ияртемнәрен, төрле кабатлауларны уңышлы гына кертеп җибәрә. Мәсәлән:
Атаң берлә анаңа хезмәт иткел күп-күп,
Иртә торып, һәр көндә аякларын үп-үп.
Һәрни әйтсә, анларның сүзләрен күр йөп-йөп,
Сабыр кыйлгыл, һәр нәчә кыйнасалар «дөп-дөп» [7:165].
XVIII йөз татар әдәбиятында билгеле бер җанлану, үсеш күзәтелә. Авторларның, иҗат ителгән әсәрләрнең саны да арта, кулланылган жанрлар да күбәя, төрлеләнә. Оригиналь әсәрләр белән бергә, тәрҗемәләр дә күзгә ташлана. Гомумән, бу чор сүз сәнгатендә шул дәвер татар чынбарлыгына игътибар көчәя. Бу аеруча мәдхия-мәрсияләрдә, сәяхәтнамәләрдә, Батырша язмаларында күзгә ташлана.
Батырша Баһадиршаһ углы Галиев (1710–1762) – 1755–1756 елгы татар-башкорт кузгалышының җитәкчесе. Ул патша хакимияте тарафыннан кулга алына. Мәскәү, С.-Петербург зинданнарында газап чигә. Төрмәдә вакытта ул патша исеменә «Гарызнамә» яза. Публицистик рухлы бу ядкярдә автор крестьян хәрәкәтенең сәбәпләрен, түрәләрнең комсызлыгын яктырта. Батырша язмасы Рәсәйнең колониаль сәясәтен гаепләү акты буларак та кабул ителә.
Исмәгыйль Бикмөхәммәд углының Урта Азиягә, Һиндстанга, Гарәбстанга сәфәрен чагылдырган язмасы фактик материалга байлыгы, кызыклы күзәтүләре белән аерылып тора. Шушындый ук сыйфатлар Мөхәммәд Әмин сәяхәтнамәсе өчен дә хас. Аның төп эчтәлеген Казаннан Әстерхан, Төньяк Кавказ, Истанбул аша хаҗга бару һәм кайту тәшкил итә.
XVIII йөздә дистәләгән шагыйрьнең иҗат итүе мәгълүм: Габделмәннан Мөслим углы (Мәндан), Әхмәдбик, Хөсәен бине Локман, Рәхимкол Әбүбәкер углы, Нигъмәтулла Бәшир углы һ. б. Болар арасында аеруча Габдессәлам (1700–1766 дан соң) аерылып тора. Чыгышы белән ул Казан артыннан. Ташкичү мәдрәсәсендә укый, эшли. 1746 елда Оренбург Каргалысына күчеп китә. Биредә мәчет-мәдрәсәләр салдыра, шәкертләр тәрбияли. Габдессәламнең халык җырлары, бәетләре