Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
кош-кортлар, мифик затлар да катнашырга, хәрәкәт итәргә мөмкин һ. б.).
Шәрык сүз сәнгатенең күп кенә кысалы кыйссалары татар дөньясына оригиналда да, төрле тәрҗемәләр аша да таныш. Мәсәлән, «Кәлилә вә Димнә» җыентыгы Казан ханлыгы чорында ук татарчага тәрҗемә ителгән. Гарәп, фарсы телләрендәге бу төр әсәрләрне татар укучыларына җиткерүдә аеруча бертуган Фәезхановлар, К. Насыйри, Ф. Халиди, Ш. Рәхмәтуллин һ. б. нәтиҗәле эшлиләр. Ф. Халиди 1903–1904 елларда үзенең 3 томлык «1001 сәхәр» китабын язып бастыра. Аның үзәгендә – хатын-кыз тугрылыгы, шәхес азатлыгы, иҗтимагый тәрәккыят мәсьәләләре.
Риваять сүзе гарәп, фарсы, төрки телләрдә төрле мәгънәләрне белдерә һәм еш кына легенда, тарих, истәлек, сөйләк, повесть, бәян, хикәят, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә кулланыла. Шуңа күрә бу термин белән аталган күренешләрнең үзенчәлекләрен, сыйфатларын якынча гына билгеләргә мөмкин.
Риваятьләрдә элеккедән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Ретроспектив, ягъни үткәнгә юнәлтелгән булуы, сылтамалы корылышы белән алар хәдисләрне (гадәттә, Мөхәммәд пәйгамбәр яисә аның тарафдар-якыннарының әйткән сүзләре, кылган эш-гамәлләре турында текстларны) хәтерләтә. Әмма хәдистә фикри як өстенлек итә. Риваятьләр өчен, кагыйдә буларак, образ-сурәтлелек хас. Бу төр әсәрләрдә теге яки бу дәрәҗәдә арттыру яисә киметү, күпертү, уйлап чыгару, реаль логиканы эстетик мантыйк аша бирү күзәтелә. Риваятьләр тыңлаучыны нәрсәгә булса да ышандыру максатыннан сөйләнелә. Биредә вакыйга-хәлләрнең тормышта булу-булмавыннан бигрәк, аларның тәэсир итү, инандыру ягы үзәктә тора. Тулысы белән уйланмалылыкка корылган риваятьләрнең булуы да шуның белән аңлатыла.
Борынгы һәм Урта гасырларга караган бу төр ядкярләрнең күбесе дини-мифологик характерда. Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» китапларында, мәсәлән, пәйгамбәрләр, изгеләр тормышы хакында бик күп риваять-легендалар урын алган. Тарихи вакыйгалар, билгеле шәхесләр турында да риваятьләр шактый (Аксак Тимернең Болгарга һөҗүме; Сөембикә, Пугачёв, Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки, Акмулла һ. б. хакында сөйләкләр). Географик атамалар белән бәйләнешле, ягъни топонимик риваятьләр дә күп (Казан шәһәре, Кабан күле, «Изгеләр чишмәсе», «Барда» һ. б.).
Риваять – чыгышы, вазифасы, жанр табигате белән эпик, чагыштырмача кече күләмле фольклор әсәре. Әмма ул язма әдәбиятка да электән үк кереп киткән.
К. Насыйри күп кенә риваятьләрне теркәп калдырган Хисам Кятиб, Мөхәммәдьяр, Әбелмәних Каргалый, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ һ. б. бик күп әдипләр дә үз әсәрләрендә риваятьләрне әдәби чимал, материал, сюжет рәвешендә һәм иҗади файдаланганнар. Төрле идея-эстетик максатларны күздә тотып риваятьләргә мөрәҗәгать итү, аларның стилен файдалану хәзерге әдәбият өчен дә чит түгел. Алда телгә алынган Рабгузый, М. Болгаридан тыш, К. Насыйриның кысалы кыйсса жанрындагы «Кырык вәзир» романы (1868) инде менә гасыр ярымнан артык татар укучысының иң яраткан китапларының