Илһам канатында / На крыльях вдохновения. Группа авторов

Илһам канатында / На крыльях вдохновения - Группа авторов


Скачать книгу
белеп торырга. Иптәш кызым бер дусты сөйләгән хәл белән уртаклашты. Шул көннән бирле уйланып йөрим. Сезгә дә сөйлисем килә. Кем әйткәндәй: «Ниеңдәге ниеңне нитә күрмә ниеңә, ниеңнең дә ние бардыр, ул да нитәр ниенә», – булды инде бу.

      Яр Чаллы шәһәрендә бер төркем егетләр, кызларның чын йөзен ачарга теләп, кызыклы гына тикшеренү уздырырга уйлыйлар. Эксперимент үткәрү өчен, иске 412 модельле, кызгылт-сары төстә «Москвич» алына. Тимер атның яше дә зур, тавышы да яхшы гына чыга, ләкин йөрерлек хәлдә. Шулай ук БМВ-530 дигән машина сайлана. Егет кешегә, танымасыннар өчен, бейсболка, кара күзлек бирелә.

      Тикшеренү түбәндәгедән гыйбарәт: тротуар буйлап баручы чибәр кыз яки кызларны табарга кирәк, анысы мөһим түгел. Шуннан соң кыз белән әңгәмә корыла һәм «Москвич» белән кирәк урынга алып барып куярга тәкъдим ителә. Барлыгы 15 кызга шул тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. 14 е «Москвич»та йөрүдән баш тарта. Төрле котылу юллары уйлап таба. Кемдер дуслары белән очрашуга ашыга, кемнедер егете көтеп тора, берсе әнисе янына шифаханәгә йөгерә, икенчесе укуга соңга кала.

      Егет кеше бер «тимер ат»тан икенчесенә күчеп утыра, киемнәрен алыштыра. Шул ук әңгәмә һәм тәкъдим белән шул ук кызларга мөрәҗәгать итә. Егет инде хәзер «крутой мачо». 15 кызның бары тик берсе генә егетне таный, чөнки ул бейсболкасын салырга оныта. 14 кыз («Москвич»ка утырган туташ катнашмый) машинага утырырга ризалык бирә. Иномарка белән килеп туктагач, кызларны утырырга күндерү өчен, иң күбе 80 секунд вакыт үтә. Аеруча әнисе янына шифаханәгә ашыгучы кыз бик тиз ризалаша.

      Машинага утырган кызларның, дөресен белгәч, сөйкемле генә йөзләре нинди кыяфәткә килгәнен чамалыйсыздыр. Үзегезне шул урынга куеп карагыз әле…

      Нәтиҗә ясап шуны гына әйтергә мөмкин: кызлар өчен егет кешенең ни кигәне, нәрсә мыгырдаганы мөһим түгел, аларга (безгә дип әйтергә тел әйләнми) «принц»ның нинди «ат»та йөрүе һәм кесә калынлыгы беренче урында тора. Мондый нәтиҗәләрдән соң егетләр кызлар белән бәйле, һаман төгәл җавабы булмаган теореманы тагын бер кат исбатлап, дөреслеккә бер адым ясый. Кызганыч, аларны аңларга була… Шунысы гына куанычлы: эксперимент «Москвич»ның дәрәҗәсен күтәрә, ул да машина бит.

      Ә совет машинасына утырырга ризалашкан кыз егетләрне таң калдыра. Алар бу машинага утырган һәр кыз өчен роза чәчәге әзерләп куйганнар. 15 не!!! Димәк, аларның өметләре зурдан булган. Ә бу купшы букет бары тик бер кызга гына эләгә. Машинага утырырга ризалашуын нәфис зат руль артындагы егетнең күңеленә хуш килүе белән аңлата. Ә машинаның, кесә калынлыгының нинди булуы аны борчымый.

      Арабызда андыйлар барлыгы тынычландыра бераз. Соңгы елларда бигрәк нәфислегебезне, гүзәл сыйфатларны югалта башладык бит. Хәзер (әйтергә туры килә инде шул заттан булгач) бөтенләй башка таләпләр, хыял-максатлар белән яшибез. Яхшы машинасы, шәһәр үзәгендә ким дигәндә 3 бүлмәле фатиры булган егетләр кирәк безгә. Купшы тун, алтын йөзек, кыйммәтле күлмәкләр алып бирергә, кафе-рестораннарга йөртерлек акчасы булырга тиеш сайлаган егетләребезнең. Ләкин беркем дә уйлап карамый: яңа гына уку йортын тәмамлаган, мескен студент елларыннан зур тормыш юлына аяк басып килүче «сөйгән яр»ның андый акчасы каян булырга мөмкин икән?! Бай әтинең акчасын туздыручы егетнең киләчәге бар микән соң? Булган


Скачать книгу