Минем яратканнарым / Мои любимые. Ринат Маннан
тәк атларга! –
Бастырырлар микән әллә
Чиратка… зиратларга!
Сорау
Башлы-күзле булу әйбәт.
Кем каршы килер? Белмим.
…Күзле булуына шик юк!
Башлы булырмы? Ләм-мим.
Махмыр
– Тор тизрәк! Эшкә сиңа,
Инде җиденче ярты.
– Беләм, хатын, ләкин миңа
Кирәк икенче… «ярты».
Ханәләр
Каршымда тора зур бина,
Ул – китапханә;
Сулдарак, начар хис итсәң,
Бар хастаханә;
Ә уң якта – даруханә
Һәм кунакханә;
Арттарак, ашыйсың килсә,
Бар зур ашханә.
Бүтән – шыпырт!
Әйтсәм, миңа
Була бит… хана!
Янәшәмдә хатын тора,
Ул – «акылханә».
Хезмәт хакы
Хатын, ачуланма мине,
Вәт, хезмәт хакы айлык:
Эшемә барып җитәрлек
Һәм өемә кайтырлык.
Үз бизмәне
«Тәмәке – агу!» дип, күпме
Табиблар яза, сөйли.
Тәмәкече тарта, чөнки
Озак яшәргә теләми –
«Матур» яшәргә тели!
Чыдармы?
Анда сыра, монда сыра…
Халык белми чамасын,
Чөмерә дә чөмерә ул.
Акчалары чыдар – кәгазь,
Бавырлары чыдасын!
Елмайма!
Елмаюлар сирәгәя,
Тормышлар авыр бара…
Елмаеп кына кара!
Бу салмыштыр, диеп, шундук
Урамда милиционер
Юнәлә сиңа таба.
Тәмле…
Дусларым, гел акча сорап,
Күңелемне тырныйлар.
Ә ник әле алар миңа:
«Мә акча!» – дип тормыйлар?
Торырлар иде «мә!» дип тә,
Дөньясы булмый ямьле:
Кеше акчасына гына
Аракы була тәмле!
Сулыш ачылу
Заводыбыз мичләреннән,
Элек баксаң, гел төтен
Чыгып тора иде җәен,
Көзен, кышын, яз көнен.
Эшләребез көннән-көнгә
Хәзер уңайга таба:
Завод бөлде – акча бетте.
Сулыйбыз тик саф һава!
Буйсындыру
Буйсындыруны өнәмим!
Нигә ул буйсындыру –
Яшәсеннәр ничек кирәк,
Нигә юкка лаф ору?
Эшемдә, ял иткәндә дә
Буйсындырмау ул – алтын.
Муенымнан ашып җитә,
Буйсынса хәләл хатын!
Хурлыйлар…
Урлыйлар да урлыйлар,
Үткәннәрне хурлыйлар.
Мактарлыктыр бу тормыш:
Миллионлап, миллиардлап
Китергәч сезгә уңыш!
Җырчы рәхмәте
Мең рәхмәт фән-техникага,
Бурычлымын аңарга:
Минем чебен тавышымны
Яңгырата залларга!
Мескен машина
Ишегалдында машина
И ялтыраплар тора.
Ә янында яңа байлар
Аны мактап гәп кора.
Мактанчыклар