Уйлан!.. / Задумайся!... Ленур Иксанов
июль, 2015
ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК, ДУСТЫМ?
Хәлләрең ничек, якын дустым?
Шаулап агып еллар узды.
Борчу күптер, якын дустым,
Тагын менә гомер тузды.
Көннәрең ничек уза, дустым?
Хатларыңны алып барам.
Эшең уңсын, дигән хатым
Очып китте сиңа табан.
Кичләрең ничек үтә, дустым?
Хәлең сорап, юлга чыгам.
Киртәләрне аударырбыз,
Икебез дә булсак чыдам!
АТЛА, ДУСТЫМ…
Батам дигәндә дә батма,
Көчем бетте диеп ятма.
Арам дигәндә дә арма,
Хәзер җиңәм, диеп атла.
Беркайчан да туктама син,
Атла, дустым, бул син юлда!
Атла, юлыңда йоклама.
Атла, җиңү синең кулда!
ДУСЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘ
Кошлар сайрый. Дуслар җырлый.
Барысы матур киемдә.
Шаян мәзәк әйтеп туймыйм
Гүзәл җәйнең көнендә.
Елга ага. Суы чиста.
Сөю балкый – тамаша.
Ничек кенә рәхәт икән,
Дуслар булгач янәшә.
Алтын кояш нуры балкый
Бергә булган мизгелдә.
Аяз күккә карап барам,
Мин иярдә, тезгендә.
Дусларың – иң зур байлыгың!
Усал җилләр бәргәндә, –
Салкын булса да кышларың,
Дуслар килер ярдәмгә.
УЙЛАН!
Кешеләргә син зарланма,
Сагыш зардан башлана.
Бар күперләрне яндырып,
Якын дусны ташлама.
Наз-ләззәтләргә кызыгып,
Җаның сатма, аклама.
Мәзәкләрдән кызарсаң да,
Ачу хисен саклама.
Уйлан: бер генә яшисең
Гүзәл, матур дөньяда.
Үкенечләр кыйнамасын,
Хисләр булсын өр-яңа!
ЯШӘРБЕЗ, АЛЛАҺ БИРСӘ!
Эх, кызлар юлда елмайса,
Тальян гармун уйнаса,
Татарстан балкып торса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
Эх, кырдан уңыш җыелса,
Урман, елга бай булса,
Татарстан алга барса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
Эх, татар кошы сайраса,
Татар ашы кайнаса,
Татарстан канат җәйсә,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
АЧУЛАНМА
Миңа, зинһар, ачуланма,
Нәфрәт хисең тулганда.
Минем сүзләрем ихластан,
Чын йөрәктән булганга.
КҮПМЕ?
Күпме газап кичереп тә,
Син егылма, елама.
Киртәләрне җимерергә
Без туганбыз дөньяга.
Күпме сәфәрдә йөрсәм дә,
Таңнар булып атармын.
Бөтенесенә әйтерсең:
«Мин исән… мин кайтырмын…»
Күпме кайгылар күреп тә,
Зинһар, тайпыла күрмә.
Алтын сарайлар салырсыз
Дусларың белән бергә.
Ничә тапкыр бөгелеп тә,
Чалкан төшеп ятмадык.
Бөтен мизгел – хәтерләрдә,
Дуслыкны