Бабахан дастаны / Дастан Бабахана. Кылыч Сайяди
Әгәр кайсыберләренең язылган еллары да ачык булса, калганнары да шул елларда язылган дигән сүз бу. Тенденция төсен алган һәр күренеш, мода сыман, билгеле бер чорларга гына хас. Кием-салымда да тенденцияләр кабатлана, әмма искеләр монда да бергә-бер искене яңартмый, алар бары тик иске мотивларга иярү генә. Үз чорында тудырылган әсәрнең төп үзенчәлеге яңа дәвердә мотив төсен генә алып кабатлана. Хикмәт – образлар системасында. Ә «Дастаны Бабахан»да образлар системасы төгәл эшләнелгән.
Шулай итеп, Кылыч Сайяди әсәренең төп хикмәте – каһарманнарының исемнәре (һәм үзенеке дә) күк җисемнәренә бәйле аталуга барлык игътибарны юнәлтеп, аны хакыйкать итеп алсак, күк җисемнәре исемнәре һәм аларның үзара мөнәсәбәтләре белән тәңгәл образлар системасы корып, каһарманнарын атап язылган әсәрләр тарихта тагын да булганмы һәм алар кайсы гасырда һәм елларда иҗат ителгән дигән мәсьәләне алга куеп эш итәргә, эзләнүләргә бирелергә кала. Бу – шактый күп вакытны һәм тырышлыкны сорый торган хезмәт.
Йолдызларны өйрәнү, алар белән язмышларны бәйләү, тәкъдирне ачыклау кешелек дөньясында борынгы заманнардан яшәп һәм үстерелеп килә, ныклы нигезле ислам дине тәгълиматларында ул инкяр ителә. Ислам Шәрык дөньясы бары тик астрономия гыйлеме тарафыннан ачыкланган хакыйкый хәбәрләргә таянуны гына кабул иткән, анысы да бик шикләнеп, чикле рәвештә генә. Йолдызнамәләр төзетүгә бигрәк тә фарсылар һәм кыпчак-мәмлүкләр ихлас була. Бу мавыгу тарих китапларына гына түгел, әдәби әсәрләргә дә үтеп керә. Күк җисемнәренең исемнәре белән әдәби каһарманнарын атап, йолдызлар, планеталар мөнәсәбәтләрен шул каһарманнары язмышына күчереп, моны әдәби система дәрәҗәсенә җиткереп бөек әдәби әсәр язган шагыйрьләрнең берсе Гассар Тәбризи булган. Ул – зур гыйлем иясе, «Мәһрү-Мөштәри» дастанын иҗат итә. Әсәр 5120 куплет-бәеттән тора, 1376 елда тәмамланган, хәтта ул вакыйга сәфәр аеның 10 нчы көнендә иртәнге биштә икәнлеге дә фәнгә төгәл мәгълүм. Димәк, көне-сәгатенә кадәр билгеле. Дастан фарсы телендә. Аның эчтәлеге белән танышканда, «Дастаны Бабахан» белән уртак яклары да барлыгын ачыкларбыз. Әмма алар – икесе ике төрле әсәр.
«Мәһрү-Мөштәри» дастанында сурәтләнгәнчә, Истәхр шәһәренең падишаһы – Шапур шаһ. Аның да, вәзиренең дә балалары юк, Ходайдан бала бирүен телиләр.
Беркөнне болар ауга чыга. Урдадан, ягъни озатып йөрүче гаскәрдән аерылып китәләр. Тау башына килеп чыгалар. Монда гомерен ялгызлыкта уздырган габиткә туры киләләр. Аның кулын үбәләр. Ә ул аларга бер телем икмәкне икегә бүлеп бирә дә өйләрендә хатыннары белән бергә утырып ашарга куша. Вәзирнең кызы туа, шаһ Шапурның ‒ улы. Кызына вәзир Мөштәри (Юпитер) исеме бирә. Падишаһ улын Мәһр (Кояш) дип атый. Шунысы кызык: Кылыч Сайядида Зөһрә ‒ Таң йолдызы, күккә күтәрелгәндә Кояшны каршы алучы, Ә Гассар Тәбризидә кыз ‒ Мөштәри, Кояш баеганда күренүче, Кояшны озатып калучы йолдыз.
Бу балаларның үсү-тәрбияләнүе шагыйрьләрнең икесенең дә әсәрләрендә бертөрле: бергә үсәләр, бер үк мөгаллимнең