Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
менә дигән товар алмашу үзәгенә әйләндерәләр. Монда Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, бөтен Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган. Казанда ел саен уздырыла торган ярминкә, элеккеге Болгар базарына яки соңрак Түбән Новгородтагы «Бөтенрусия сәүдәханәсе» нә хас булганча, гаять зур халыкара базар әһәмиятен яулый. Ярминкә, җәй көне ташулар кайткач, Иделнең Казан каршысындагы комлы утравында уздырылган. Руслар ул утрауны «Гостиный остров» дип йөрткәннәр. Анда ел саен язгы ташу күмеп китә торган сәүдә биналары, амбарлар һәм келәтләр урнашкан була.
Казан ханлыгының хәрби куәте тыныч сәүдә итүгә ышаныч тудырганлыктан, монда байтак кеше күченеп килә. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Патша янына төрле илләрдән – Алтын Урдадан һәм Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – варварлар җыела башлады; һәм Бөек Алтын Урда хәлсезләнә барып, аның урынына яңа Казан урдасы көчәя һәм ныгый башлады»[33]. Ханлыкның башкаласы, бик ихтимал, менә шушы дәвердә аеруча баеган, эре шәһәр булып зурайган, мөселман мәдәниятенең мәркәзенә әйләнгән. Мәхмүд ханның тыныч кына хакимлек иткән чорында Казан ханлыгының структурасы тулысынча оешып, мәмләкәтнең эчке тәртипләре барлыкка килгән һәм ныгып җиткән булырга тиеш. Шуңа күрә дә бу дәверне өйрәнү өчен кирәкле чыганакларның калмавына ачынырга туры килә.
Әле 1461 елда хакимлек иткән Мәхмүд хан 1460 еллар башында үлә… Йола буенча, аның тол калган хатыны мәрхүмнең энесе – Ука буендагы Мишәр шәһәрчегенең (Мещерский городок) идарәчесе (удельный государь) Касыйм солтанга кияүгә чыгарга тиеш була.
Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар. Әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән, ә рус елъязмаларында бу турыда хәбәр-хәтер юк. Хәлилнең ханлык итүе турында Герберштейн яза[34]. Ул аны Хелеалек (Chеlеaleck) дип атый. Шулай ук бу ханның исеме профессор Фукс тапкан Казан ханнарының борынгы татар шәҗәрәсендә дә бар[35]. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән була.
1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.
Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм
33
ПСРЛ. – Т. XIX. – С. 19–20.
34
Записки о Московии. – С. 139.
35
История г. Казани. – Изд. 5. – С. 22.