Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
күңелле әдипләр бездә самими авыл җирлегендә генә туып, аның рухияте халкыбызның сафлыгын, матур гореф-гадәтләрен саклаган шул табигать кочагында гына тәрбияләнә ала дип хөкем йөртәбез. Баксаң, бөтенләй башкача да булуы мөмкин икән. Чынлап уйлап карасаң, татар әдәбиятында моңа үрнәкләр җитәрлек: шигъри телле балалар язучысы Гариф Гобәй, өлкән шагыйребез Әхмәт Исхак, әдипләр Әминә Бикчәнтәева, Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов һ. б. шулай ук таш диварлы шәһәр мохитендә дөньяга килгән, әмма бик нечкә күңелле, олы зәвыклы шәхесләр ич.

      Дус-иш арасында «нурлы» дип йөртелгән Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов та, гәрчә ерак Иртеш буенда туган булса да, тәпи йөри башлаганнан бирле шушы таш диварлы шәһәребездә яшәгән, шушында тәгәрәп уйнап үскән. Ләкин аңа карап кына ул үз телен, денен онытмаган, балалык чорыннан килгән хыялыйлыгын югалтмаган.

      Таһир Казанның Кабан күле буенда үсә. Сугыш чорындагы күпчелек яшьтәшләре кебек үк, аңа да яшьли үз тамагын үзенә туйдырырга, хезмәткә тартылырга туры килә: иртә яздан кара көзгәчә ул көймәдә – күл аша кеше ташый. Ә кышкы озын кичләрдә кибет төпләрендә озын-озак чират торып туңып кайтканнан соң, бармакларын каната-каната, мех кыйпылчыкларыннан бияләйләр, җылы аяк киемнәре тегә. Тик укуын да онытмый. Халык телендә Күл буе мәктәбе дип йөртелгән уникенче татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтында белем ала. Институттан аны туры Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырталар.

      Шулай итеп, Таһир Нурмөхәммәтов 1953 елдан бирле һич тайпылусыз бер урында – үз халкына татарча китап бастырып тарату эшендә эшли.

      Таһир Нурмөхәммәтовның илленче еллардан бирле көндәлек матбугатта матур-матур әдәби парчалары, әдәбиятыбызның бүгенге хәленә һәм киләчәгенә багышланган күпсанлы мәкаләләре күренгәләп торалар. Каләме шома, теле йомшак, ә күтәргән проблемалары җитди. Аны кулына каләм алырга этәргән сәбәпләр – татар балалар әдәбияты өлкәсендәге кимчелекләребез, балалар әдәбиятының үсеш хаҗәтләрен барлау, бурычларыбыз. Әйе, андый мәкаләләрне байтак язды Таһир-редактор, Таһир-әдип.

      Шул ук вакытта балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты фронтында аның тагын бер ныклы позициясе, үз окобы бар – әдәби тәрҗемәче позициясе. Таһир Нурмөхәммәтов бу өлкәдә дә бик танылган шәхес. Тәрҗемә юлында ул – башкаларны кабатламаучы, үз юлы, үзенең сөекле авторлары булган әдип. Бу очракта да беренче чиратта тәрҗемә итү өчен балалар һәм яшүсмерләр зәвыгына туры килердәй һәм татар әдәбиятында әле әз яктыртылган темаларга язылган әсәрләрне сайлап алырга тырыша.

      Тәрҗемә жанры һәм шул цехта иҗат итүчеләр эшчәнлеге – әдәбиятыбызның мөһим бер тармагы. Башка барлык жанрларда уңыш казанып та, тәрҗемә эшенә әһәмият бирмәгән, димәк, үз милли калыбы чикләрендә генә калган әдәбият һичбер вакыт тулы канлы, өлгереп җиткән әдәбиятлар рәтенә кертелә алмый.

      Бездә, Аллага шөкер дигәндәй, андый кимчелеккә юл куелмаган. Егерменче гасыр башыннан бирле генә икенче бер телдән үз телебезгә күчерелгән, заманында үзенә йөкләтелгән бурычны тулысы белән үтәгән әсәрләрне генә саный китсәк тә, бик зур исемлек төзергә туры килер иде…

      Таһир Нурмөхәммәтов – бүген әнә шул мөһим өлкәдә эшләүче олы бер оста, тәрҗемә жанрының аксакалы исәпләнергә хаклы әдип.

      Бу очракта мин әсәрләрнең тел ягыннан эшләнешенә, сыйфатына басым ясап әйтәм. Хәтта ул кайвакыт тел байлыгы белән байтак кына оригиналь әсәрләребезне дә артта калдыра сыман. Мисалга мин танылган рус язучысы, Дәүләт премияләре лауреаты Виктор Астафьев әсәрләрен генә китерәм. Таһир Нурмөхәммәтов тәрҗемәсендә бу авторның «Сүнмәс йолдызлар», «Талау», «Бәхилләшү», «Патша балык» повесть һәм романнарын гына алып, укып карагыз. Анда хәзер безнең сирәк кулланылышта булган матур-матур, таушалмаган сүзләр дисеңме, табигать күренешләрен, кеше мөнәсәбәтләрен үзенчә, яңача ачкан тасвирлаулармы – һәммәсе бар бу тәрҗемәдә. Китапны кулыңа алу белән үк, аларның тәрҗемә икәнлеген дә онытасың!..

      Таһир Нурмөхәммәтов иҗат гомерендә тәрҗемә итеп чыгарган әсәрләр исемлеген дә искә төшерер өчен барлап чыгыйм. Беренче эше итеп ул бик тә үзенчәлекле автор, лирик прозаик Александр Иванович Купринның балаларга атап язылган хикәяләрен тәрҗемә итә. «Сыерчык» җыентыгы 1955 елда дөнья күрә. Шуннан соң рус совет язучысы Анатолий Рыбаковның балалар һәм яшүсмерләр бик тә яратып укыган ике әсәрен – «Хәнҗәр» белән «Бакыр кош» повестьларын бергә туплап чыгара. Тәрҗемә китап 1961 елда басылып таратыла. Шуннан инде чит ил әдипләре әсәрләрен тәрҗемә итеп тә көчен сынап карый Таһир. Башта, 1967 елда, илебездә яшәүче гарәп язучысы Сәхиб Җамалның «Кара чәчкәләр» романы, аннары танылган төрек әдибе Ришад Нури Гөнтекинең «Чалы кошы» романы (1970) Таһир каләме аша татар укучысына җиткерелә.

      Ул арада бөтен ил буйлап рус язучылары Фраерманның «Кыргый эт, яки Беренче мәхәббәт турында хикәят», Гавриил Троепольскийның «Акбай Караколак» повестьлары макталып укыла башлыйлар. Таһир Нурмөхәммәтов ул китапларны да тизрәк татар укучысына җиткерергә тырыша. Шунысы да кызыклы: нәкъ татарча тәрҗемәсе пәйда булган 1975 елда Гавриил Троепольский әлеге повесте өчен дәүләтебез тарафыннан да югары бәяләнә – Дәүләт премиясе лауреаты исемен ала.

      1977 елда Таһир шул вакытта бик тә макталып телгә алынган һәм укучылар тарафыннан


Скачать книгу