Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
авызың тулы селәгәй. Ул селәгәйне йоткан чагында, ниндидер саллы нәрсә авыр гына булып эчеңә төшеп китә. Төшсә соң. Төшә бирсен. Әле бетмәгән бит әле, уч төбеңдә тагын ялтыр-йолтыр килешәләр. Алары да кабат авызыңа килеп керәләр һәм, кабат эчеңне салкынайтып, тәгәри-тәгәри, түбәнгә төшеп китәләр. Ниһаять, өйдәге бер өлкәнрәк кеше исенә килә, учларыңны ачтырып карый: «Кая куйдың?» – дип кычкыра, сине күзәтергә куйган малай кәмәшен орышып ала. Ләкин ул малай да аптыраган: шома тимер шарчыклар юк. Шунда татлы конфет суырган шикелле авыз кыймылдатып утырганыңны күреп, тиз генә тел астыңа бармак тыгалар да йотып бетермәгән подшипник шарчыгын селәгәе-ние белән көрәп чыгаралар.

      «Аһ, харап буласың бит!» Бу тавышта өзгәләнү дә, менә хәзер үлә бит инде бу бала дигән кебек, бертөрле өшеткеч шом да бар. Ләкин бу озакка бармый. «Һәй, инә түгел әле, үз юлы белән чыгар!» Түгәрәк тимер йотып кемнең үлгәне бар?! Докторлар балага дару урынына тимер порошогын да каптыралар әле. Подшипник шарлары порошок түгел түгелен. Ләкин кеше дигәнең үз башыннан нәрсәләр генә кичермәгән. Балачакта безгә дә аз-маз кичерергә туры килде. Хәтерлисезме, кара-каршы агач бүкәнгә чуен ватыкларын кагыштырып, арыштыр, тоздыр ярдырган вакытларны. Сугыш афәтләрен кичерергә язган балаларның да ашказаннары әнә шул чуен тешле яргычлардан бер дә ким булмагандыр, подшипникның корыч шарларын да алар тегермән кебек тартып чыгаргандыр.

      Ләкин сугышка иртә бит әле. Мин сабый күзләренең елтыравыклы нәрсәләргә биниһая кызыгуы турында гына әйткән идем. Һәр ялтыраган нәрсә сине алга омтылдыра һәм кайвакыт, очынган күбәләкне көйдергән ут шикелле, сине тешләп тә куйгалый.

      Мин теге күксел сакаллы бабай кискән, әтием исә чынлап та тегеп биргән кыска балаклы, арык иңбашларыма көчкә генә эләгеп торган аркылы-торкылы баулы кара чалбарымны киеп, җиңел аякларым белән җил кебек йөгереп йөри башлаган идем инде. Без байдан калган аслы-өсле йортның караңгы кухнясында яшәдек. Өебездә күзгә ташланырлык әйберләр булуын хәтерләмим. Аның каравы гөмбәзе эченә кереп утырсаң, үзе бер квартира булырлык урыс мичебез бар иде. Миче мич тә бит, ләкин үзе генә дә ярты бүлмәбезне биләп тора. Ягъни җил аяклы малайга кинәнеп уйнарга ирек бирми. Шуннан ничек инде өй эчендә калмак кирәк. Тиздән минем йорт буенча сәяхәтләрем башланды.

      Ул чакларны кием котлаттыра торган гадәт бар иде. Сиңа берәр кием тексәләр, ягъни кибеттән ботинка-мазар алып кайтып бирсәләр, син инде тиз генә өй борынча чыгып китәсең. Әлеге кара чалбарымны киеп куйганнан соң, мин дә чыгып сыздым. Кайсы күршегә генә кермим, «Котлы булсын!», «Өстеңдә тузсын!», «Яңасы өстәлсен!» дип башымнан сыйпыйлар, кулга берәр нәрсә тоттыралар. Инде бусагадан узып та синең яңа киемеңне күрми торсалар, син барыбер моны сиздерәсең, күрше апайгамы, әбекәйгәме күз атып карыйсың да чалбарыңа төбәләсең. Әле аңа, әле чалбарга. Инде дә сизмәсәләр, бармакларың белән кыска балагың очыннан тотып башыңны чайкаттырып торасың. Шундук күреп алалар, аннары, мактый-мактый, изге теләкләр тели-тели, кулыңа бер тиенне


Скачать книгу