Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
сөзелеп килә. Әни бу авазларны бик ярата. Әни белән Мамадыш ягына авылга кайткан чагында, безнең пароходка утырып Соколкага хәтле менгәнебез бар. Пароход, күрәсең, аның яшьлеген искә төшерә. Әти, беренче хатыны үлгәннән соң, әнә шул Мамадыш якларында тегү тегеп йөргәндә, әниемне туган авылыннан бик яшьли аерып алып киткән бит. Шуңа күрә әнием пароход авазларын бик моңаеп тыңлый. Язлар җитеп, Идел бозлары агып китеп беренче пароходлар төшү белән, ул әледән-әле тыңланып кала, әллә кайдан өн кебек агып килгән пароход тавышын ишетүгә, зәңгәр күзләре бердән тулышып китә. Мин дә бу күзләргә карый-карый, әниемнең итәгенә ябышкан килеш, ерактагы авазларны колак салып тыңлый торган идем.
Менә хәзер минем таныш авазларыма скрипка тавышы да кушылды. Ул кайвакыт кояш нурына коенган, кошлар сайравы белән тулы бакча эченнән агылып килә, гүяки анда скрипкачы кошлар белән ярыша, шулай ярыша-ярыша композитор булырга өйрәнә. Ләкин минем кулымны йодлар сөртә-сөртә бәйләп чыгарган Рәис, мин уйлаганча, табиб булмады, ә саннар дөньясын машинада исәпләү буенча зур белгеч, математика фәннәре докторы булып китте. Рәшат та композиторлыкны сайламады. Ул скрипкада, аккордеон һәм пионинода бик зур зәвык белән уйнаса да, хәзерге вакытта махсус институтта инженер булып эшли. Музыка Рәшатның гомерлек юлдашы булып калды һәм бүгенге көннәрне дә ул, хезмәтеннән арып кайткан вакытларында, пианиносы каршында ял итеп утырадыр, клавишалардан таралган серле аһәңнәр аңа иртәге көн өчен көч тә, ләззәт тә бирәдер дип уйлыйм.
Ләкин минем икенче уем да бар. Шулай инде анысы, балачак уеннарының күңелдә гомерлеккә уелып калырлык истәлекләре, җитезлеккә өйрәткән, намуслы булырга өндәгән хасиятләре ялтырап күренеп ятса да, билгеле, аларның тискәре яклары да булгандыр. Бу – артык мавыгып китү, вакытны санга санамау. Ә инде бөтенләй үк күзәтүчесез калганда, юлдан язу да. Менә шулардан сакланганнар да «дөрес тәрбия итүчеләр». Алар вакытны бер дә бушка сарыф иттермәгәннәр. Икенче яктан, һәрбер гаилә моны эшли дә алмый бит. Ярый ла Рәиснең дә, Рәшатның да – берсенең дөрес тәрбияләүче әбисе, икенчесенең әнисе булган һәм алар бөтен гомерләрен балаларына багышлаганнар. Гомер буена фәкыйрьлек ияреп килгәндә, педагогика турында әлифне таяктан аерырлык та мәгълүматың булмаганда кая инде ул дөрес тәрбия итү турында уйлау. Җитмәсә, үзең көне-төне эштә, ә балаң урамда.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.