Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
бит урамга борыннарын да төртеп карамаган малайлар бар. Чыксалар да, ялгыз чебиләр кебек, әниләре канаты астыннан чыкмыйлар, чөнки аларга урам малайларына кушылырга ярамый. Бу ялгызакларның дөньясы безгә бик кызык тоела, без ул дөньяга ничек тә эләгергә тырышабыз, ләкин ул малайларны әниләре белән бергә усал эшләр дә саклап тора. Аннары, өйләренә керим дисә дә, бик сайлап кына кертәләр. Артык әрсез, йөгәнсез булсаң, килгән юлың такыр, әнә шул такыр юлдан шуып кына чыгып кит. Мин бүтәннәрдән юашрак булганмындыр, ахрысы, бик тәрбияле малайларның берсенә – безнең утын сарайлары артындагы ишегалдына еш кына кереп йөрдем. Бу бакча тоткан Каюм картның җиргә сеңеп утырган ике катлы тәбәнәк йорты булып, өске катында алар, карт белән карчык, гомер кичереп ята, ә аскы катындагы ярым подвалын Каюм карт әллә бөтенләйгә саткан, әллә анда квартирантлар тота иде. Тәрәзәләре җир өстеннән ярты гына сөям чыгып торган ярым подвалның сул канатында Бухараевлар дигән мишәр гаиләсе, аларның Румия исемле кызлары белән Рәис исемле малайлары да бар. Мин әнә шуларга кергәләп йөрим, ләкин кергән саен куркып керәм, чөнки ишегалдының сул почмагында, Рәисләргә борылып керәсе җирдә, оясыннан чыгып, озын кара йонлы эт утырып тора. Чылбыры йорт чатына җитмәсә дә, өргән чагында әрекмән колаклы бу эт котымны ала торган иде.
Без, әле мәктәпкә кергәнче, Румия белән дә уйнаштыра идек. Ләкин ишегалдыбызның очлы күзле малайлары безне «яшь килен» белән «яшь кияү» дип ирештерә башладылар, шуннан мин «килен» белән уйнаудан туктадым, аның абыйсы Рәис белән дуслашып киттем. Үзем кебек үк басынкы Ринатны да ияртеп кергәләп, бер дә ызгышмыйча, татулык белән, җай белән генә кузна һәм бүтән уеннарны уйный торган идек. Теге әрекмән колак ау эте түгел иде микән, чылбырда чагында йөрәгемне ярырлык бик усал булып күренсә дә, Рәис үзен ычкындырып җибәргәч, безне исенә дә кертеп карамый, кызыл телен салындырып, башын калтырата-калтырата, ишегалды буйлап тегендә-монда сугылып йөри, кай ара, туктап, тәпие белән төртенә-төртенә кашынып ала. Аның ау эте икәнлеген Рәисләр өендә стенага элеп куелган ике көпшәле мылтык та күрсәтеп тора иде. Коры стенага гына да эленмәгән, бик матур келәм өстенә эленгән ул, мылтык астына бүтән ау дирбияләре дә асып куелган иде.
Бу мылтыкны ничек кенә тотып карарга теләмим, ләкин аңа якын да килә алмыйм, чөнки Рәиснең карчыгадай үткен күзле әнисе мине бер дә карашыннан ычкындырмый иде. Шулай да бервакыт аның өйдә юк чагы туры килде. Без Рәис белән ул мылтыкны, чакмаларын чыкылдатып, атып карадык. Бу турыда үзебезнең ишегалды малайларына чыгып сөйләгәч, көнчелектән ярылырга җитештеләр алар.
Тәрбияле Рәиснең минем күземә бик сәер булып күренгән яклары да бар иде. Малай чакта түбәләр өстеннән дә йөгерәсең, тегесенә-монысына да барып ябышасың. Тәнеңдә сыдырылган, күгәреп чыккан җирләр күп була. Дөресендә, аларга игътибар да итмисең. Ә менә Рәис: «Юк, ярамый, аларны бәйләп куярга кирәк», – ди. Беркөнне үзе белән уйнаганда кулыма шырпы керде. Мин аны тырнагым белән тартып чыгармакчы идем дә, Рәис: «Кара