Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
буйлата, бик күп озынча тәрәзәле ике катлы ак бина җәелеп утыра. Бу кайчандыр Каюм Насыйри балалар укытып йөргән Духовная семинария. Хәзер анда технология техникумы урнашкан иде бугай. Безнең фатирыбызга каршы тар гына озын бүлмәдә квартирант булып яшәүче Якуп абый да шул техникумда укып йөри иде. Без аның берәр китап-мазарны, беләзеген аз гына бөгә төшеп, йомшак кына тотуына, шул ук вакытта аксылрак чәчле башын бик туры тотып йөрүенә кызыгабыз, үзебез шулай йөреп карарга тырышсак та, һич тә булдыра алмый идек. Барыбыз да аны яратабыз, ул үзе дә бик бала җанлы булып, Сафьян урамының юл белән ике арадагы чирәмлегенә кырын ятып, ничәнче кат инде «Ак бүре» не сөйли, ләкин һәрвакыт үзгәртеп сөйли, һәм без, чык төшеп, юешләнеп беткәнчегә кадәр, аны йотлыгып тыңлыйбыз.
Аның өлкәннәрне җыеп та ниндидер китап укулары сизелгәли. Ләкин бу безнең өчен яшерен сер булып кала. Колагыбызга ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимов дигән исемнәр генә чалынгалый иде.
Ярый, мин, үзебезнең ярга күз салгалап, күл өстен айкап йөрим бит әле. Менә тау түбәнәя бара, анда Күл буе мәдрәсәсе, аннан ике катлы агач йортлар тезелеп китә дә, кинәт кенә үр башланып, якты тәрәзәле дүрт катлы мәктәбебез калкынып күренә. Ә аның да күршесендә безнең йортыбыз, безнең балачак бишегебез. Ләкин без бу сабый чак бишегеннән, үз аякларыбыз белән төшеп, җир өстенә тып итеп бастык инде. Ул гына түгел, зур күлләрне гизеп йөрибез. Баш очымда рәхимле кояш, тирә-ягымда минем яраткан яр буйларым. Ләкин нәрсәдер җитми. Ни өчендер, кем беләндер шатлыгымны уртаклашасым килә. Әнә ул балкон тәрәзәсеннән карап тора түгелме соң? Ул мине күрми шул. Мин, көймәмне тирәкләр арасына юнәлдереп, тиз генә яр буена чыгам да чылбырны борын асты юешләнгән кәтүк хәтле генә бер малайга тоттырам.
– Хәзер төшәм, аннары сине дә йөртермен, яме? – дим.
Малай, ризалыгын аңлатып, башын кагып куя. Мин, артымнан тузан туздырып, тау башына йөгерәм.
Бер-ике минуттан инде Нурия апа, дөресендә, Нурия генә, сакланып кына көймәгә уза. Мин чылбырны ычкындырасы килмәгән малайның учларын йомшак кына ачам да, көймәне этеп җибәреп, үзем дә җәһәт кенә эчкә кереп утырам, ишкәккә тотынам. Көймәне борып, гайрәтле генә итеп Ерак Кабан ягына китеп барганда, әлеге кәтүк малайның еламсыраган йөзен күрәм.
– Без хәзер әйләнеп кайтабыз! Аннары сине йөртәм, ярыймы?! – дип кычкырам мин аңа.
Малай тагын башын ия, беләге белән юеш борынын сыпырып ала. Аягын авыштыргалап, бездән күзен алмый карап кала. Менә ул кулын кашы өстенә куя да шул хәлендә башта бер карамчыкка, аннары ноктага әйләнә. Калды минем сабый чагым яр буеннан карап…
Су өсте балкыймы, әллә Нуриянең күзләреме? Ул кечкенә толымы күперебрәк торган, ләкин әле тарак эзләре дә язылып бетмәгән кучкыл чәчле башын әле бер якка, әле икенче якка борып йөртә, зур коңгырт күзләре белән яр буйларын йотардай булып карый, туктаусыз елмая. Елмайган чагында аның тип-тигез энҗе тешләре кояшта чагылып-чагылып китәләр. Ул сөенеченнән нишләргә белми, әле көймә кырыенда