Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
Ап-ак плитәләр дә төялеп китте, башкасы да салынмады, коридорга балчык артын күрсәтеп, өебездә кибән хәтле урыс миче утырып торды. Менә шул балчыклы сукыр стенабыз язу тактасына әйләнде. Нәрсә генә язып бетерми иде анда малай-шалай. Ә беркөнне анда өч бармаклы, кечкенә томшыклы, төртке күзле рәсемем астында «Таһир – чебеш» дип уеп-уеп язылган минем кушаматым да пәйда булды. Мин аларга тырнакларым белән ташландым, калай кисәге белән кырып карадым, ләкин тирән уелган келәймәмне бетерә алмадым һәм тыела алмый еладым. Ахырда Шәмсенур апам:

      – Кайсы нәҗесе баланы хурлаган? Ну тотсаммы, кулын тапап-тапап бетерәм! – дип, әлеге сурәтләрне юеш ком белән ышкыды. Сурәтләр бетте бетүен, әмма кушаматым ябышып калды. Бары Нурия, Ринат кебек дусларым гына миңа үз исемем белән дәшәләр иде. Хәер, подвал малайлары чирәмгә чакырган чагында мине бер дә хурламыйлар, йомшак кына итеп үз исемем белән атыйлар иде. Аларның гаилә башы Нурулла абзый үз аты белән электр станциясендә эшли, электр үткәргеч өчен урамнарга дегетле баганалар ташый, ә төптән черегән искеләрен станциягә тапшыра, утынга мохтаҗ кешеләргә дә алып кайткалый. Ләкин ул иске баганалар кыйммәт йөри, чөнки алар бик коры утын, хәтта кибеп, яргаланып беткән булалар иде.

      Алар атларын, сугыш хезмәтенә алынганчы, әлеге ике якка ачылмалы лапас түрендә тоттылар. Моның өстенә тагын Хәят апа кәҗә дә асрады. Атка фураж да кайткалый, җәйлектә печән дә хәзерләнә, кәҗәләре дә көтүгә йөри. Кәҗәне без кичке шәфәкъ вакытында, мәзәк өчен генә булса да, каршы чыгып алабыз. Тамагы туеп кайтса да, кәҗә алдыннан яшел чирәмнең кайчан артып калганы бар? Шунлыктан без, куллары кычытып торган малайлар, аңа дип чирәм йолыккалыйбыз, хәтта болын чирәмен эзләп бик еракка китәбез, Ботан бакчасы каршына хәтле барып җитәбез. Әле ул вакытта, хәтеремдә калганча, Казгрэсның зәһәрле сары сулары Кабан күленә агызылмый, яр буйларын пычратмый, шуңа күрә яр буеннан башланып киткән тигез яланлык зөбәрҗәт кебек балкып тора, су төбе кызыл балчык булып, халык коенган чагында бераз болганып китсә дә, сәламәтлек өчен зыянсыз, ару-чиста иде.

      Хәят апа: «Морожныйга, кинога ярап куяр әле», – дип, көмеш ун тиенлекләр белән күзләребезне кыздыргаласа да, без ул ерак болынга аның өчен генә бармыйбыз. Без анда бер-ике капчык үлән йолкыганнан соң, чәчкәле чирәм арасында рәхәтләнеп уйныйбыз, котырынып-котырынып бата-чума су да керәбез. Күңелләребез биниһая рәхәтлек эчендә хушлана. Ә теге көмеш ун тиенлекләр Хәят апаның үз малайларыннан да артмый. Гаиләләре бик ишле, кәҗәләрен, атларын кушып санаганда, ун башка җитә яза иде бугай.

* * *

      Минем судан курыкмаска өйрәнүем кызык кына булды. Башта мин, камыш бәйләмнәре өстенә ятып, кул-аягымны хәрәкәтләндерергә өйрәндем. Камышны без Иске бистә арасындагы күлләрдән алып кайта идек. Алып кайтасың да баш-башын тигез итеп кисәсең, ике кисәккә бүлеп, бау белән бәйлисең. Ике бәйләм арасындагы аркылы җепләргә аркаң белән дә, түшең белән дә ятарга була. Сузылып ят та аягыңны типкәлә, суны алдан этәргә тырыш, кулларың белән суны алдан ерып бар.

      Шушындый


Скачать книгу