Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
бик тиз күреп ала. «Каяле, үзем бәйлим әле», – дип, шарфны арттан шактый тыгыз итеп төенли.

      Ләкин Хәкимне алдап буламы соң? Ул безне өермә кебек куып йөрткәндә, башын артка ташлап-ташлап ала. Алай иткәндә тымызык кына яктыны, селкенгән шәүләләрне чамалап була. Ул куа, без йөгерәбез. Эскәмияләр дә авып китә, өстәл дә урыныннан куба. Караватның измәсен изәбез. Ләкин Хәким торган саен әрсезләнә. Башын артка ташлап, утның кайда, шәүләләрнең кайда икәнен чамалавы гына җитмәгән, безне кычкыртып куып йөргән вакытында, ул шарфны, җәлт кенә кулы белән сыдырып, маңгай ягынарак күтәреп тә куя. Әлбәттә, кызарган йомры бите белән шарф арасындагы ярыктан ул безне бик тиз күрә һәм кабарынкы симез кулы белән берәребезне эләктереп тә ала.

      Ике сафка тезелеп, кара-каршы җыр әйтешкән күмәк уен да безнең яраткан уеннарыбыздан берсе иде. Кечкенәрәк чагыма туры килгәнгәме, бу уен җырының беренче куплетларын хәтерләмим, ләкин ахыры болай бетә иде:

      Ак кирәк, күк кирәк,

      Фәлән матур кыз кирәк.

      Димәк, балалар, җитәкләшеп, ун-унбиш адым ара калдырып, кара-каршы басалар. Рәткә тезелгән балалар, каршы якка карап, көй уңаена җитәкләшкән кулларын да алга-артка чайкаштырып, әле мин оныткан җырны җырлыйлар һәм каршы яктагы малайгамы, кызгамы атап, аны үз якларына дәшәләр:

      Ак кирәк, күк кирәк,

      Әлфия – матур кыз кирәк!..

      Әлфия, җирән чәчләрен ялкын кебек туздырып, уктай, әлеге сафка каршы йөгереп китә. Әгәр ул әлеге сафны өзеп чыга алса, җиңелгән иптәшләренең күңелгә ошаган берәрсен әсир итеп үз сафына алып китә. Әгәр җитәкләшкән кулларны йөгереп килгән шәпкә аера алмаса, ул үзе бу сафта кала. Җиңдермәгән саф хәзер инде үзе җырлау хокукын ала, һәм, ишегалдын тутырып, малайлар-кызларның яңгыравык авазы ишетелә:

      Ак кирәк, күк кирәк,

      Таһир – матур егет кирәк!

      Мин җилдә очкан кош мамыгыдай йөгереп килсәм дә, сафны өзү түгел, урыннан да кузгата алмыйм, туп кебек артка атылам, ләкин мине кем дә булса егылудан тотып кала, күп очракта Нурия кулымнан чытырдатып кысып алып кала иде.

      Бу – бик тату уен, биредә беркем дә рәнҗетелми, йә «матур кыз», йә «матур егет» булып кала. Аннары безнең бу уеныбызны өлкәннәр дә, үзләренең балачакларын искә төшергәндәй, бик яратып, бер-берсен уен-көлкеле сүзләр әйтешеп тамаша кылалар иде.

      Куыш-куыш уены безне тагын да ныграк җитезләндерә торган бик елгыр уен иде. Без, кайбер урамнардагы кебек, иптәшебезне җир өстендә куып җитеп, аның аркасына сугып кына уйнамыйбыз. Гомумән, бездә иптәшеңне тоту кыен. Без баскычтан каралтыларның икенче катына да тыр-р-рт итеп менеп китәбез, икенче кат террасасыннан башкага чабып узып, аның чатына кушылып киткән утын сарайлары түбәсенә үрмәләп төшәбез, ә түбәдән, күзебезгә ак-кара күренмичә, җиргә сикерәбез. Бу тикле маймыл кебек чабуга аякларыбыз ничек түзгәндер? Һәрхәлдә, күгәрмәгән, сыдырылмаган җиребез калмый. Шуңа күрә дә бу уенга кызлар катнашмый диярлек, бик әрсез Әлфия генә безнең белән куыш-куыш


Скачать книгу