Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
эреле-ваклы агач йортлар, янә бөдрә урманлы Ботан бакчасы, янә дугасыннан туннеле күренеп торган чуен юл дамбасы – һәммәсе, һәммәсе зәңгәр томан эчендә тирбәләләр. Мин үзем дә аръяк малайларына, мөгаен, селкенеп күренәмдер, юк, күлнең зәңгәр ефәкле рәшәсеннән генә түгел. Мин, чынлап та, аякларымны авыштыргалап, башымны як-якка кыңгырайткалап, ерак-еракларга карап торам, терекөмеш йөгерткәндәй ялтыраган су өстеннән кара төртке эзлим. Ул төрткенең миңа таба якыннан зураюын телим мин. Ләкин ул төртке зураймый, хәтта югалып кала, байтак вакыттан соң гына ялтыравык су өстенә калкып чыккандай була.

      Йортыбызның аскы кирпеч катында бездән шактый олы бер малайлары булган урыс гаиләсе яши. Вованың, әле мин әйткән малайның, әтисе эре-эре шадралар белән чокырланган бик зур түгәрәк битле, такыр башлы, ләкин кысыграк күзле бер кеше булып, нәкъ менә шул нурлы кысык күзләре аркасында микән, гел елмаеп тора сыман иде ул. Бу урыс безгә буржуйның нинди булуын өйрәтте. Ишелеп торган корсагын алга бүселдереп: «Менә шундый булалар алар буржуйлар», – диде. Һәм очрашкан саен, ул бездән: «Буржуйлар нинди була, ягез әле күрсәтегез?» – дип сорый. Һәм без булмаган эчләребезне көчәнеп киерә-киерә алга чыгарып күрсәткәч: «Юк, сез әлегә вак буржуйлар», – дип, кысык күзләренә хәтле генә түгел, хәтта шадраларына хәтле елмаеп шаркылдап көлеп җибәрә торган иде.

      Менә шундый карсак буйлы юан абыйның малае бик нечкә билле, төз гәүдәле булуына без гаҗәпләнә идек. Вова подвал Кәрименнән чистарак һәм бик пөхтә киенеп йөри. Шикәр кебек ак күлмәк, пычактай кырлы итеп үтүкләнгән чалбар киеп чыкканын күрсәк, без аны олы кеше сымак күз алдына китереп, аңа хөрмәт белән карап куя идек.

      Вованың безне көймәгә утыртып су буеннан әйләндереп йөрткәне бар. Бу безнең өчен шатлык кына булмыйча, зур бәйрәм булды. Шуңа күрә Вованы күрдек исә, аның тирәсендә тулганабыз, аңа малайларча нинди дә булса яхшылык эшләргә тырышабыз.

      Бүген Вова, иртә белән үк көймәне яр буена чыгарып, безгә сакларга кушып, йөгерә-йөгерә яр башына менеп китте. Ул югалып торган арада, мин, ишкәкне ике кулым белән тотып ишеп карадым. Ишкәк калагын күтәргәндә, тамчылар тама, күңелле генә итеп ишкәк тимере шыгырдап ала. Ләкин бу рәхәтлек озакка сузылмый. Вова иптәшләре белән көймә янына йөгереп төшә. Яннарында чыпчык кебек чыркылдашкан ике кыз да бар. Мин һаман, көймә борынындагы чылбырны тотып, мине дә утыртасыларына өметләнеп торам әле. Ләкин Вова, иптәшләрен көймәгә урнаштырганнан соң: «Сине соңынтынрак», – дип, кулы белән җилкәмә йомшак кына орынып, көймәне борыныннан этә дә үзе дә аңа сикереп менә. Шулай көймә борынына баскан килеш, миңа тагын әйләнеп карый:

      – Без озак тормабыз, яме, – ди.

      – Эһе, – дип башымны кочып куям. «Озак тормабыз» дигәннәренә дә менә ике-өч сәгать үтте инде. Кояш, аргы яктан чыгып, күл өстенә күчте, ул күлне бик озын текә нурлары белән коендыра, талларны, шул исәптән мине дә пешерә. Минем арык иңбашларым, бигрәк борын сыртым ут кебек кызды. Мин вак дулкыннар чайкалып торган ташка бастым да учым белән


Скачать книгу