Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
сагызлы нарат бүрәнәле йортыбызга ут ничек эленми калгандыр?! Зәйнәп карчык аны: «Ходай саклаган, Ходай», – дип искә төшерә торган иде. Ә мин аны, бала вакытындагы фантазиямне кушып, болай аңлатыр идем: безнең йорт гап-гади материал – агач белән кызыл кирпечтән салынган булса да, бик зур зәвык белән салынган. Мин әле аның матур кашагалы, йөзлекләренә әллә нинди сырлар төшеп беткән биек-биек тәрәзәләрен әйтеп тә тормыйм, андый тәрәзәләр күл буеның бүтән йортларында да бар. Ә менә йорт чатының өске катыннан кинәт кенә тышка чыгып торган, манарадай һавага омтылган балкон беркайда юк. Ераккарак китеп, бу очлы түбәле, өстәвенә шпильле манарага әле уң күземне, әле сул күземне йомып карыйм да мин, йортыбызны диңгез буеннан чайкалып барган тылсымлы бер корабка охшатам. Ә кайвакыт ул муенын һавага сузган, бик күп акыллы күзләре булган бер хайванга охшап китә сымак.
Юк шул, Зәйнәп апай бәгырем, аны саклаучы Ходай булмагандыр шул. Күл буеның кашка бизәге булган йортыбызны беләсеңме кем саклап калган? Зөһрә-кыз саклап калган аны, беләсең килсә! Ул янгын сүндерүчеләргә булышкан, күл суын аларга мул итеп биргән. Ул күл буеның яме бозылуын бер дә теләмәгән…
Көннәр җылынып, җир өстенә хәтфәдәй чирәм җәелгәч, без котырынып уйный торган идек. Түбәбездә, күк йөзендә, чыр-чу килеп карлыгачлар куышса, ишегалдында, кычкырышып, без бөтерелешәбез. Шулкадәр тавышка ничек безнең колак пәрдәләребез ярылмаган, ничек безнең тамакларыбыз исән калган?!
Иң элек урамга чыкмыйча гына, өй эчендә уйный торган уеннардан башлыйк. Әти-әниләр эштә булып, эчең пошып китсә, шундук күңел ачарлык бер-ике иптәшеңне чакырып кертәсең. Бишташ уены күзеңне дә елтыр-елтыр йөртерлек, бармагыңны да җитез хәрәкәтләндерерлек нәкъ менә шундый тыныч, вакытны сиздерми генә үткәрерлек уен иде. Әлбәттә, бишташны безнең ярыклы идәндә уйнап булмый, шуңа күрә без аны күп очракта әле мин әйтеп үткән балконлы фатирга кереп уйный торган идек. Бу әүвәле бай абзыйның җәйге кунак бүлмәсе булган булса кирәк, алар, балконда да Кабан күле манзарасына күз салгалап, өф-өф өреп чәй эчеп утырганнардыр.
Бүлмәнең идәне шоп-шома паркет. Чуар ташны саксызрак чиртеп җибәрсәң, аның әллә кайларга кереп югалуы мөмкин. Аннары аны караңгыда мүкәли-мүкәли эзләп йөрергә туры килә.
Күп вакыт мин Нурия исемле кыз, Гадыйль исемле малай белән уйныйм. Алар – шушы фатирда яшәүче Мәрьям апаның абыйлы-сеңелле балалары. Аларның әтиләре юк, гомерләрен моңсу гына үткәрәләр, ләкин гади генә яшәсәләр дә, заманына күрә мәдәниятле генә гаилә иде бу. Мәсәлән, Мәрьям апа балаларны җыеп китаплар укый. Бервакыт хәтта, безне көлдерә-көлдерә, «Фәтхулла хәзрәт» не дә укыган иде.
Аннары карават турысында сап-сары итеп юылган бүрәнә стенадан якты бүлмәгә (чөнки балкон да булу өстенә янә берничә биек тәрәзә бар иде) алтын путалы ике картина да карап тора. Аның мин берсен хәтерләмим инде. Әмма икенчесендә кызгылтланып җирләр ачыла башлаган, күл-күл кар сулары җыелган яз көнендә, әлегә шәрә агач очларында каргалар әйләнгәли. Нишләптер