Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
төшәргә, ятып төзәргә кирәк. Чиртәм һәм ташны почмакка очырам. Нуриянең күзеннән шаян очкыннар чәчелгән кебек була, ә минекеннән яшьләр атылып чыгарга җитешә. Мин уйнамаска теләгәндәй үпкәлим. Нурия мине төрлечә юата. «Әйдә сиңа булышам», – ди. Һәм бер уенда бишенче ташны минем өчен чиртә. Тигезли каламы соң! Минем үз ташым кебек үк тоелмаса да, барыбер миңа күңелле. Ә иң соңыннан ул миңа бөтенләй оттыра. Без икебез дә шатланышабыз, кычкырып көләбез. Аннары, уеннан туеп, балконга чыгабыз. Түбәнәеп барган кояш инде аргы якның тәрәзәләренә кызыл утларын кабындырган. Ерактагы таллар, көне буе кояш кызуында сәлперәешеп утырганнан соң, сыннарын турайта төшкән кебек күренәләр, алар инде хәзер яфраклары белән салкынча дымны эчәләр.

      Кыш аеның озын кичләрен кыскарта торган күз бәйләш уены да ошый иде безгә. Монысын инде дүрт-биш кешесез дә уйнап булмый. Аннары бүлмәнең иркенрәк булуы хәерле. Шунлыктан без коридор каршысындагы Ринат дуска җыенабыз. Нурия, мин, Ринат һәм, керсәләр, аларның уң як күршесе абыйлы-энеле Илдус белән Илгизәр. Хәер, мин Гадыйльне онытканмын бит әле. Гадыйль белән Илгизәр икесе дә бездән өч-дүрт яшькә олырак, ә калганнарыбызның аермасы бер яшькә генә иде. Бер аягына чак кына чатанлап йөргән чем-кара чәчле Ринат дустымны сез беләсез инде. Илдус – саргылт чәчле, аксыл маңгаенда сары кашы чак-чак беленгән юаш малай. Юаштан бигрәк астыртын кебегрәк иде ул. Бу мәсьәләдә абыйсы да ким түгел, өстәвенә уен вакытында кәҗә шикелле теләсә каян сикереп чыгарлык чая һәм төлке кебек хәйләкәр иде. Төлке дигәннән, аның бите дә бу шук җанварныкы төсле, кыскарак ияге белән кинәт кенә очлаеп бетә. Аның гәүдәсенең дә һәр әгъзасы чатлы-ботлырак иде кебек. Ә Гадыйль тупыйграк тулы гәүдәле, карасу каты чәчле.

      Ләкин Гадыйль дә, Илгизәр дә безнең белән сирәгрәк уйныйлар, ни дисәң дә яшь аермасы үзенекен итә. Абыйсыннан башка мыштым Илдусның да безнең белән әллә ни уйныйсы килми. Менә шундый вакытта инде без, теләр-теләмәс кенә, коридорның аргы башында ук утрау кебек аерылып калган Хәкимнәрне кертәбез. Бу җирән башлар көне буе өй саклыйлар, әтиләре аларга беркая аяк атларга кушмый, хәтта хәҗәтләрен дә өйдә генә үтиләр иде. Ә кичләрен алар читлектән ычкынган җәнлекләргә охшап калалар, бөтен йортны, ишегалдын бетереп чабалар, әйтерсең лә дөньяны ялкын өереп йөри.

      Күз бәйләшне уйнарга керсәләр, Ринатның әнисе Ниса апа, карават башына бәйләгән көнҗәләдән җеп эрләп утырса да, бер дә алардан күзен ычкындырмый, «Әй, җен балалары!» дип тыеп кына тора. Ләкин күз бәйләш уены вакытында кайсыбызны тыя аласың да кайсыбызны җиңә аласың?!

      Менә тастымал беләнме, киң шарф беләнме, Нуриянең коңгырт түгәрәк күзләрен бәйләп куябыз. Бер-ике мәртәбә үзен баскан урынында әйләндерәбез дә читкә таралабыз. Нурия башы әйләнгәндәй аз гына чайкалып тора да, сукыр кеше кебек, ике кулын алга сузып, безне эзли китә. Ул безне тотам дигәндә генә, без елт кына аңардан тайпылабыз һәм качып котыла алуыбыз өчен пырх-пырх көлешәбез. Ә Нурия, безне тотам дип, йә идән уртасындагы өстәлгә


Скачать книгу