.
аннары Ринатны күрдем!» – дип, тактага төртә-төртә кычкырып әйтәсең. Инде Илдус белән Ринат уеннан чыгалар, такта тирәсенә килеп бер читтәрәк йә җиргә чүмәшеп утыралар, йә утын сарайларына сөялеп басып торалар. Илдусның бите кызарган, маңгаенда бөрчек-бөрчек тирләр. Бу арткы капка астыннан корсагын җиргә кыса-кыса үрмәләп кергән өчен генә түгел. Аның эчендә ут хәзер. Чөнки, әгәр мин малайларны берәм-берәм эзләп табып аларның исемнәрен такта янына килеп әйтсәм, киләсе уенда ул көтәчәк бит, җиргә таралып төшкән таякларны җыячак, безне эзләргә керешәчәк.
Тәрәзә пәрдәләрен акрын гына селкеткәләп, өйгә иртәнге саф һава керә. Мин әле, йокымнан аерыла алмыйча, талгынлык эчендә рәхәт кенә изрәп ятам. Челтәрле ак пәрдә кабат лепердәп куя, тәрәзә төбеннән лып итеп төнге кунактан кайткан мәчебез сикереп төшә дә, мыр-мыр килеп, муен турыма ук ята, мыеклары белән мине кытыклый башлый. Мин, күземне ачып, әүвәл мәчегә, аннары һава торышын күрсәткән күрше йорт стенасына карыйм: ул аппарат нур бөркегән кино экраныннан да яктырак. Димәк, көн кояшлы, димәк, берәр җиргә барырга була. Ләкин шулвакыт нык итеп сызгырып җибәрәләр. Минем кылт итеп исемә төшә, миләш капкандай авыз кырыйларым җыерыла. Теләр-теләмәс кенә торам да кулъюгыч янына киләм. Битемне югандай итәм дә, сөлгегә сөртенеп алам. Ләкин бер дә ишегалдына чыгасым килми. Апам кайнарлап биргән чәйне эчеп алгач та әле ишек тоткасына барып тотынырга кыймыйм. Ләкин ачы итеп кабат сызгырып җибәрәләр. Бу юлы инде сызгыруга янаулы тавышлар да өстәлә:
– Чык тизрәк, чыкмасаң кара аны!..
– Әйдә, чебеш, тары чүпләргә! – Монысы инде Хәким хихылдый.
Мин майлы ипиемне кабып бетерәм дә, аны тиз генә чәй белән юдыртып, ашыга-кабалана урамга чыгам. Анда һәммәсенең авызы ерылган.
– Башлыйбызмы? – диләр.
Мин:
– Эһе, – дип башымны кагып куям.
Подвал Рәшите үзенең аю тәпие белән каты итеп такта башына китереп баса. Һавага таяклар очып менәләр дә эре тамчылы яңгырдай шыбыр-шыбыр җиргә коелалар…
Унике таякның гайрәтне чигерерлек алҗыткыч чаклары да, күңел сөендергеч рәхәт мизгелләре дә була. Ни генә димә, Хәким кебек калай әтәчләрне дә без җирдән җим чүпләттерә идек. Дөрес, ул әллә ни көтеп азапланмый, бервакыт моның серен дә әйтеп ташлаган иде.
Бездә маймы, повидломы яккан ипине тышка күтәреп чыгу гадәте бар иде. Авызыбызны тач-тач китереп, бүтән малайларны да кызыктырып ашау безгә ниндидер куаныч китерә иде. Бүтән малай кулында ризык-фәлән күрсәм, үземнең дә авызымнан сулар килә. Шундук ул малай янына барып: «Бераз челлә әле?» – дисең. Ул ипиен читеннән генә сиңа каптырып ала яки бер чеметем сындырып бирә. Әлбәттә, минем үземнән күбрәк «челләтәләр» иде. Берзаман шулай Хәкимне яхшы гына сыйлаганнан соң, ул бер кулы белән мине җилкәләп үк алды:
– Унике таяк уйнаганда син бик эзләнеп йөрмә, – диде.
– Тактаң яныннан ерак китмә, эзләнгән булып кына йөр. Нишләп озак торды соң әле бу? Нишләп эзләми дип, малайларның эчләре