Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов

Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов


Скачать книгу
та яр читендәге яртылаш су белән тулган көймәгә кереп, калай банкалар белән аның көне буе кояшта ятып җылынган суын бушатырга керештек.

      Яныбызга шундук башына фуражка кигән сыек тузма сакаллы урыс абзый килеп җитте:

      – Пацаны, эта лодка дырявая, вон ту надо, – диде һәм, озын чабулы күлмәгенең чуклы билбавы очларын селкетә-селкетә, безне басма түрендәге бер көймәгә алып китте.

      Без көймәнең аяк асты такталарын алып куйдык та саркып кергән суны ашыга-ашыга түгә башладык.

      – Шипко не надо, устанете, – диде урыс абзый һәм янтыгын кашып куйды.

      Шулай да без бу көймәнең суын бик тиз түгеп бетердек.

      Урыс абзый – аңа «дядя Андрей» дип дәшәләр иде бүтән малайлар – тагын яныбызга килеп җитте.

      – А теперь вон ту, – диде, ике ишкәкле көймәгә күрсәтеп.

      «Ту» икән «ту». Без анысының да суын бушатырга керештек. Ләкин «ту» лар бетмәде, өстәлә торды. Дядя Андрей хәзер инде бездән ишкәкләре өч парлы булган көймәләрнең суларын бушаттыра башлады. Без инде хәзер бик ашкынып түкмибез, берәр банканы чупылдатып көймә кырыена түгәбез дә хәл алып ял итеп торабыз, тагын чумырып алып түгәбез дә тагын ял итәбез. Беләкләребезнең тәмам көче бетте инде. Бер мәртәбәсендә мин суы-ние белән банкамны төшереп җибәрдем, ярый әле суы яртылаш кына иде, чулт итте дә калкып чыкты, мин тиз генә аны тартып алдым.

      Ринат та килгән юлыбызга таба башын еш кына борып карап куя. Аннары, кояш баер вакыт җиткәч, яр буе күләгәләре күлнең уртасына ук сузылып кергән аргы як йортларының тәрәзәләре бакырдай кызарып яналар иде.

      – Устали, но теперь домой, – диде Андрей дәдә. – Утром приедете што-ли? – дип көлемсерәп сорап куйды.

      Ринат дәшмәде. Мин янә:

      – Эһе, придём, – дип, башымны кагып куйдым.

      Икенче көнне дә без төш җитә язганчы көймәләрдән су бушаттык. Шуннан Андрей дәдә безгә эче юешләнеп торган бер көймә бирде, бер пар ишкәк тоттырды.

      – Только далеко не отходить! – дип кисәтте.

      Без теләсәк тә ерак китә алмыйбыз, чөнки ишүебезнең рәте-чираты юк, аннары басма тирәли йөри генә башлыйбыз – көймәбезгә су тула, туктап, аны күгәргән калай банка белән бушатырга керешә идек.

      Тиздән Андрей дәдә, янтыгын кашып торган кулын безгә изәп, басмага кайтырга кушты. Инде без чыгып җиткәч:

      – Хватит на сегодня, – дип, көймәне чылбыры белән басма читендәге калын тимер алкаларга бәйләп куйды. Аннары: – Килеп шулай әйбәт кенә эшләп йөрсәгез, әнә теге көймәне бирермен, диде.

      Без әйләнеп карадык. Көймәнең эче коп-коры, җитмәсә, үзе бик сылу, матур иде. Без сөенә-сөенә башыбызны кактык, киләбез, дидек.

      Һәм, чынлап та, килә торган идек, тырышып су түгә торган идек. Без Андрей дәдә белән тәмам дуслашып киттек, ул безгә хәзер тәмам ышанып карый, көймәләрнең төрлесен бирә, алай түгел, менә болай кирәк, дип, ишеп күрсәтә иде. Чынлап та, без ишә белмибез, йә ишкәк калагын суга кирәгеннән артык батырабыз – ул чагында ишкәкне каерып, көчәнеп ишәргә


Скачать книгу