Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин


Скачать книгу
ч тә, син гомер буена шулай әйбәт кенә яшәгән, акыллы гына эшләгән икән бу кеше дип уйлама. Син болай итмәкче буласың, ә дөнья дигәнең, башбирмәс кырыкмыш тай шикелле, үзе кирәк дип тапкан якка борып ала да китә. Карышып, тезгенен тарткалый башласаң, бер читкә селтәп, авыз-борыныңны җимерергә дә күп сорамый икән кайчакта…

      Хәер, барысын да тормышка, башка кешеләргә аударып калдыру да бик үк дөрес булмас. Турысын әйтергә кирәк, үземнең дә чатаклыкларым байтак булды, туган. Кызурак, үзсүзлерәк кеше мин. Әмма шулай да… Тукта, фәлсәфәгә кереп барам түгелме соң әле? Алдан ук үземне акларга җыенам түгелме?.. Юк, болай ярамас! Гаеп миндә күбрәк булганмы, башкалардамы – анысын соңыннан үзең чамаларсың. Фәлсәфәсен үзең чыгарырсың. Сез, яшьләр, андыйга оста хәзер. Аңлы-белемле халык. Ә безгә ныклап торып теләгәнчә укырга да, уйланырга да вакыт булмады. Заманасы андый түгел иде… Ярый, рас үтенгәнсең икән, сөйлим әле мин сиңа үземнең баштан кичкән кайбер хәлләрне. Тик башта ук килешеп куйыйк: бүлдермә син мине! Күңелеңнән кайбер мин сөйли торган хәлләр белән бик үк риза булып бетмәсәң дә – бүлдермә! Бүлдерсәләр, фикерем чуала.

      Димәк, килештек шулай.

1

      1946 елның гыйнварында, армия хезмәтеннән кайтып төшкән айда ук, мине үзебезнең «Чулпан» колхозына председатель итеп куйдылар. Сугышка кадәр ике ел чамасы хисапчы булып эшләвемне искә алмаганда, колхоз белән алай зур алыш-бирешле кеше түгел идем. Ә җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәм бөтенләй юк иде. Әнә шул турыда исләренә төшереп:

      – Кыстамагыз, иптәшләр, ышанычыгызны аклый алмам. Холкым да бик җиңел. Миннән тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк агайлар да бар бит, – дип карышып карасам да, авыл халкы күп сөйләшеп тормады.

      – Кыза башласаң – суытырбыз, ялгышсаң – чабуыңнан тартырбыз. Белемең бар – ун класс бетергән, башың эшли – анысын хисапчы чагында күрдек! Сине куябыз – бетте-китте! – дип, егерме бишенче яшемдә председатель арбасына җиктеләр дә куйдылар.

2

      Ә ул арба җиңел түгел икән. Ай-һай, зур икән, мәшәкатьле икән аның йөге!

      «Хуҗа» булып эшләргә тотынган көнне үк сизенә башладым мин моны. Колхозыбыз кечкенә булганлыктан (нибары кырык өч кенә хуҗалык), бездә бригадир-фәлән юк. Бар эшне председатель алып бара. Өй борынча йөреп, колхозчыларга көн саен эшкә әйтеп чыгу да аның вазифасына керә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, беренче эш көнем үк бик җайсыз башланды. Халыкны ындырга, ашлык сугарга җыеп, төрлесен төрле эшкә урнаштырдым да, инде азрак тамак ялгап чыгыйм дип, өйгә кайтып, иртән мичкә тәгәрәтеп киткән бәрәңгеләрне алып ашарга гына утырган идем, борынын турсайтып, салам тарттыручы малай килеп җитте.

      – Сине ындырга чакырдылар, Өлфәт абый. Сугу машинасының валын әйләндерә торган чарыгы ярылды! – ди.

      – Ә ник алай иртүк ярылды соң ул, энем?

      Күрәсең, көтелмәгән күңелсез хәбәрне ишеткәч аптырап калганмын инде, югыйсә мондый мәгънәсез сорауны бирмәс идем.

      Йодрык кадәр генә булса да, телгә оста икән малай актыгы:

      – Без сорап караган идек тә, әйтмәде шул ник ватылганын! Әйдә, Өлфәт абый, тизрәк киен дә баргач үзең сорарсың. Син председатель кеше бит, бәлки, сиңа әйтер! – диде, хәйләкәр елмаеп.

      – Мин чарык коючы түгел ләбаса! Булса, амбарда була инде ул, энекәш. Запас частьлар председатель кесәсендә йөрми торгандыр бит, завхоз кулында булырга тиештер ич алар! Галим абыең шуны белми микәнни? – дидем мин, кискен итеп.

      Ләкин салам тарттыручының моңа да җавабы әзер булып чыкты.

      – Амбарда булса, сине борчып йөрер идекмени, Өлфәт абый? Амбарда булмаганга монда җибәрде дә инде мине Галим абый! – диде ул, түгәрәк күзләрен елтыратып.

      Утызлап кеше эшсез утырганда, тамактан ризык үтәме соң? Салам тарттыручы малайга ияреп, тиз генә ындырга киттем. Халык, ындыр табагының читенә ут ягып, шуның тирәсенә җыелышкан. Яшьрәкләр, күрәсең, җылынырга теләптер инде, түгәрәкләнеп тезелгәннәр дә, бияләйләрен атышып, «базар» уйныйлар. Ә барабанга көлтә биреп торучы Галим абый ватылган чарык янында чуала иде. Көн шактый салкын булса да, бүрек колакчыннарын күтәреп куйган, бияләйләре дә җирдә, кар өстендә ята. Кыяфәте җитди, ачулы иде. Башка чакта гел үзе алдан сүз башлый торган Галим абый бу юлы миңа бөтенләй игътибар итмәде. Бары тик аның янына чүгәләп:

      – Нишлибез инде, Галим абый? Запасыбыз юкмыни? – дигәч кенә, тирән итеп көрсенде дә:

      – Бар иде ул заманында. Узган җәй районның «Сельхозснаб» складында бар иде. Алып куйыйк, кирәге чыгар дип, Рәдифкә әйтеп тә караганыем. Тыңламады бит, аксак шайтан. Менә хәзер ике кулсыз калдык инде! – дип җавап бирде.

      – Нишләргә, кая барырга киңәш итәсең, Галим абый?

      – Районда юк ул, Өлфәт энекәш. Күрше колхозларга барып карасаң гына инде. Бәлки, берәрсендә булмасмы икән?

      Тиз генә ат җигеп, «Алга» колхозына киттем. Аннары «Кызыл үрнәк» кә, аннан «Ватан» га. Әмма берсеннән дә таба алмадым. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, бер айга якын эзләдек без ул каһәр төшкән нәрсәне. Карап торырга алай бер дә искитмәле әйбер дә түгел кана үзе: унике тешле, уртасы тишек, өч-дүрт килолы, гап-гади чуен кисәге генә. Андый чарыкларны үзебезнең механика мастерскоенда да көненә унбишне


Скачать книгу