Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин


Скачать книгу
ябык апаны азрак юатырга тырышып, нәрсәдер әйткән булдым.

      – Анысы да дөрес инде, Өлфәт энем, – диде ул, шундук минем белән килешеп. – Сезнең ише нәчәлникләргә дә алай бик ансат түгел инде, бер уйлаганда. Шулай да менә шушы Мәгышия апаң әйткәние диярсең, бер дә алай төнгә каршы ук чакырып торырлык тәҗел эш түгелдер әле!

      – Белмим шул, Мәгышия апа.

      Икебез дә беркавым сөйләшмичә бардык.

      – Карале, Өлфәт энем, – диде аннары Мәгышия апа, миңа таба борылып утырып. – Кайчан тәмам рәтләнер икән безнең ише крәстиян тормышы? Сугыш елларында, ярый, сүз әйтмәдек. Анысы бөтен ил белән килгән каза булды. Инде сугыш бетте ләбаса… Әйт әле, энем Өлфәт, типтереп яшәүләрне күрергә тиз насыйп булырмы икән?

      – Булыр, Мәгышия апа, булыр! Сабырлык кирәк. Сугыш беткәнгә ел да тулмаган ич әле. Бер ел эчендә барысын да җайлап булмый инде ул. Син үз авылыбыз каланчасыннан карап кына хөкем йөртмә, Мәгышия апа. Фашистлар безнең илдәге ни тикле кешене йортсыз-җирсез калдырды. Ул кешеләрне тораклы иткәнче, җимерек авылларны, шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызганчы, байтак көч түгәргә туры килер әле.

      – Колхозлар фәкыйрь булмасын иде дигәннән әйтүем инде. Юкса эшебез кирегә китмәгәе…

      – Китмәс, Мәгышия апа. Яхшыруга таба барабыз. Менә күрерсең, танымаслык булып үзгәрер әле безнең авыллар. Хәтереңдәдер, сугыш алды елларында хезмәт көненә бирелгән икмәкне, халык вакытында амбарга барып алмагач, өй борынча ат белән өләшеп йөриләр иде. Куяр урын таба алмый интегә иде колхозчы. Тагын шулай булыр әле, менә күрерсең!

      – Ни генә әйттеңие кана!..

      Шул рәвешле сөйләшеп, Мәгышия апаны да, шулвакытта үземне дә юатып, өметләндереп бара торгач, Көрнәлегә килеп җиткәнебезне сизми дә калдым. Мәгышия апаны калдырып ары киткәч, кичкә каршы нигә болай ашыгыч рәвештә чакырдылар икән дип борчыла, фараз кыла башладым. Бер караганда, алай әллә ни хәвефләнерлек урын да юк шикелле. Колхозның икмәк планы күптән тулган. Артыгын да шактый бирдек инде. Хәзер дә озатып торабыз. Чәчүлек орлыкларыбыз да кирәгенчә әзерләп куелган. Сабан-тырмаларыбыз да ремонтланып бетү алдында тора. Шулай булгач, нигә болай чакырттылар икән?..

      Ләкин ашыктырырлык эшләр булган икән шул менә. Ничек кенә булган әле! Башка мәсьәләләрне инде хәл кылып, мине генә көтеп торганнар, ахрысы: килеп керүем булды, райкомның бюро утырышын дәвам итеп, мине тикшерергә керештеләр.

      Мәсьәләне тулырак итеп аңлату өчен, башта минем урында эшләп киткән Рәдиф Хәйретдиновның райкомга язган хаты укылды. Ул үзенең, ферма мөдире буларак, көн-төн тырышып эшләвен, колхозны алга җибәрү өчен бар көчен салуын бәйнә-бәйнә аңлатып язган. Аннары, гәрчә аның урынына председатель итеп куйсалар да, Хәкимов Өлфәткә, ягъни миңа, бернинди дә ачуы юклыгын, бу хатны бары тик намуслы совет кешесе буларак кына язуын аңлаткан да «Эшли башлавына өч ай тулыр-тулмас ук Хәкимов алдау юлына басты, дигән. Халык төшкә кайтып киткән арада, бодай сугуны туктаттырып, өч тапкыр берәр сәгать буена солы суктырды. Ул солыны, үлчәп керемгә


Скачать книгу