Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
шуларны искә алып фикер йөрткәндә, иптәшләр, – дип дәвам итте ул, – Хәкимовны бөтенләй үк этеп егарга кирәк түгелдер. Фронтта да начар сугышмаган иптәш Хәкимов. Ике Дан ордены алуга лаеклы булган кешеләр, районыбызда дип әйтмим, республикабызда да күп түгел әле алар…
Әллә ни таза булмаса да, мәһабәт, сылу гәүдәле, кара бөдрә чәчле, коңгырт-кара күзле, озынчарак каратут битле бу кешене моңарчы да ике-өч тапкыр күргәнем бар иде. Әмма моңарчы бер дә алай якыннан очрашып сөйләшергә туры килгәне юк иде. Шунлыктан, ни әйтер икән дип, башкалардан битәр аннан шикләнеп утыра идем. Ә ул, күрәсең, минем турыда әллә никадәр мәгълүматлы кеше булып чыкты!..
Бюро миңа каты шелтә бирү белән тәмамланды. Утырышны ябып, бюро членнарын таратканнан соң, Гадел абый мине үз кабинетына алып керде. Ихтимал, үз кайгыма артык тирән чумып утырганмындыр инде, райком секретареның сул кулы протез кул икәнлеген бөтенләй күрмәгән идем. Анысын кабинетына кереп, каршына утыргач кына абайлап алдым. Шунда ук «әһә, димәк, сугышта булган бу кеше. Димәк, моның белән ачыктан-ачык сөйләшергә дә мөмкин!» дип, эчтән куанып куйдым. Шул ук вакытта, тагын нишләтмәкче була икән бу мине, күрәсең, үземне генә орышырга ниятләгәндер дип, күңелемә шик тә төште. Әмма Гадел абый сүзне мин бөтенләй башыма да китермәгән яктан башлап китте.
– Кайсы фронтта булдыгыз сез, иптәш Хәкимов? – диде ул.
– Башта Ленинград фронтында, аннары Беренче Белоруссия фронтында булдым.
– Нинди төр гаскәрдә?
– Пехота.
– Кем булып?
– Башта рядовой, аннары сержант. Кырык беренче елның декабреннән башлап сугыш тәмамланганчы разведчик булып йөрдем.
– Ә Дан орденнарын ни өчен бирделәр?
– Берсен, фашистларның тылына үтеп, корал складларын шартлаткан өчен, берсен дошман дивизиясенең штаб офицерын «тел» итеп алып кайткач.
Секретарь бер сүз дә дәшмичә, тыныч кына тыңлап утырды. Аннары папиросын кабызды да:
– Димәк, партизанлыкта йөрергә туры килмәде, алайса? – диде.
– Юк, Гадел Салихович. Ә нигә алай дип сорыйсыз әле?
– Нигәме?.. – Әйтимме икән, юк микән дигәндәй, ул бераз уйланып торды. – Колхозда партизаннарча эш итә башлагансыз бит! Шуңа күрә әллә сугышта да партизан булдыгызмы дип уйлаган идем. Ә сез разведчик икәнсез.
Аның тел төбен аңлагач, ничектер уңайсызланыбрак калдым. Колакларым кызышып китте. Ни дип җавап бирергә инде моңа?
– Күрәсең, разведкадан калган гадәт буенча шулай эшләнгәндер инде, Гадел Салихович, – дидем мин. Аннары ачыктан-ачык сөйләшүгә күчтем: – Бүтән бернинди чара таба алмагач, шулай яшертен генә, разведчикларча гына эш итмәкче булган идек. Ләкин бүген күрдем: тыныч тормышта разведка ясау сугыштагы разведкадан хәтәррәк икән. Теләсә ни әйтегез, Гадел Салихович, әмма атларны исән-сау саклап калу өчен эшләнгән эш иде бу. Егерме сигез баш ат белән язын өч йөз дә җитмеш гектар җирне чәчеп-сөреп чыгасы бар бит әле безнең!
– Синең сүзеңдә дә хаклык бар, иптәш Хәкимов. Мин сине бүген