Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
ул, тагын да ныграк хафага төшеп. – Әйт инде, ичмаса, нигә болай усалланып кайттың? Берәрсе белән бәйләнештеңме әллә?
– Кит каршымнан! – дидем мин, бар көчемә акырып. – Чекерәеп торма, кара елан!
Башта Ирек куркып елап җибәрде, аннары Сәкинәнең күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады. Миңа да ничектер оят, уңайсыз булып китте. Хәтта әллә икесен дә кочып алып юатыйм микән дигән уй да башымнан йөгереп үтте. Ләкин бу бик аз вакыт эчендә, секундның бер өлешендә генә булып алды. Мин яңадан ярсыган арысланга әверелдем. Ирекне елавыннан туктатырга азапланган Сәкинә каршына килеп, баланы тагын куркытмас өчен, акрын, әмма нәфрәтле итеп:
– Йә, сөйләп күрсәт әле: мин юкта Рәдиф белән ничек типтердең? – дидем.
Бу сүзләремнән соң Сәкинә тәмам өнсез калыр дип көткән идем. Ә ул аз гына гаҗәпсенеп, сөйкемле кара күзләрен миңа текәп торды да, кинәт ачылып китеп көлеп җибәрде һәм болай диде:
– Төсең-битең бик куркыныч булып кайтып кергәч, әллә, чыннан да, берәр төрле хәвефле эш булганмы дип торам. Баксаң-күрсәң, бөтенләй юк өчен хәсрәтләнеп йөрисең икән, Өлфәт! Нигә тузга язмаган нәрсәгә ышанып йөрисең, көнче күбәләгем! Арысландай ирем була торып, шул йолкыш белән бәйләнергә башыма тай типмәгән ич минем!
Мин аның бу сүзләрен игътибарга алыр дәрәҗәдән узган идем инде.
– Әһә! Син әле шулаймы? Авызыңны ыржайтып көлеп торасыңмы? – дип алып торып киттем шуннан, алып торып киттем, туган, чыдасаң чыда, чыдамасаң – юк! Сәкинә, җан кисәгем, шунда да артык хафаланмады. Хәтта мин, тәмам чыгырымнан чыгып: – Бар, үзең дә, малаең да хәзер үк күземнән югалыгыз! Минем өйдә бүтән эзегез булмасын! – дип акырган чагымда да сабырлыгын җуймады ул. Шунда да ипләп кенә җайларга-көйләргә тырышып карады мине:
– Алай ук тузынма әле, Өлфәт! Андый ниятем булса, башта ук Рәдиф белән йөргән булыр идем. Үзең беләсең бит, Өлфәт җаным, кыз чагымда ук сиңа кадәр ул йөрде ич минем арттан. Яшермим: син сугышка киткәч тә, бер тапкыр сүз катып караган иде ул. Ләкин мин аны якын да китермәдем. «Тагын шушы турыда авыз ачасы булсаң, бөтен районга фаш итәм мин сине!» – дигәч, тирәмә дә килгәне булмады. Соң, үзең уйлап кара инде: сиңа хыянәт итәрлек булсам, башта авыру әниең белән, аннары яшь балам белән чиләнеп, шушы өйдә шушылай ялгыз яшәр идеммени мин? Әнием янына, үзебезнең авылга кайтып китмәс идеммени?
– Ярый, анысы шулай да булсын, ди. Ә нигә соң шул Рәдифнең сүзләрен гомерендә бер мәртәбә дә ялган сөйләмәгән Хафиз карт раслап тора икән? Ул гадел картның миндә нинди ачуы бар икән, ә? Син менә шушы сорауга җавап бир! – дидем мин, бу дәлилем белән Сәкинәне тәмам фаш итмәкче булып.
Ләкин ул моңа да артык шаккатмады. Бары:
– Инде шаһитын да тапканмыни? Әйт әле, ичмасам, Хафиз картны ни дип котыртты икән, анысы нәрсәләр сөйләде? – дип кенә сорады.
– Оныткан булсаң, исеңә төшерәм, алайса, – дидем мин, аның һаман шулай киреләнеп, танып азаплануына җен ачуларым чыгып. – Кырык өченче елны урманда зелпе тамыры җыеп йөргәндә, өстегезгә килеп чыккан ул сезнең! Хәтерлисеңме? – Сәкинә