Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
итегез инде, туганнар, онытып җибәргәнмен шул. Юлга кузгалып киткәндә генә искә төште ул нәрсә. Әмма артык хафаланмагыз, алдагы атнада алып килерләр, колхозның нәсел үгезен суеп китерергә кушып киттем! – дип җавап биргән идем. Галим абзыйның шул сүзне искә төшерүе иде.
– Уйнап кына әйткән идем бит мин аны, Галим абзый, – дидем мин, түзә алмыйча көлеп җибәреп. – Нәсел үгезен суярга ярыймы соң инде? Сыерларыгыз кысыр калса, үзегез үк мине каргаячаксыз бит аннары!
Ләкин Галим абзыйның бер дә исе китмәде:
– Ә безгә ни әбизәтелне үгез, безгә тана ите дә ярый, энем!
– Яравын ярар да ул, Галим абзый, ләкин барысы да исәптә бит алар. Бөтен ил буенча терлек арттыру өчен көрәш барган вакытта карап торган уналты баш тананың да берсен суйсак, колагымнан асып куймаслармы икән соң мине?
– Ә син асмый торган итеп эшлә!
– Алай итеп буламы икән соң?
– Була, энем Өлфәт, бик була! Тик әзрәк башыңны эшләтергә генә кирәк.
– Мәсәлән?
– Әйтик болай: безнең авылның көтүе иртә-кич авыл буендагы күпер аша үтеп йөриме?
– Йөри, шуннан?
– Шуннан шулай: күпердән чыкканда, такта арасына кысылып, берәр тананың аягы сынарга мөмкинме?
– Мөмкинен мөмкин дә, тик моңарчы андый хәлнең булганы юк ич әле.
– Булмаса – булыр! Менә болай тора эш, энем: давай, син миңа шушы безгә ризык китергән атка утырып кайтып килергә рөхсәт ит әле, яме? Калган ягын мин үзем чамалармын аның. Хәзер бер тананы кызганмасак, кышын йөзе белән кайтачак ул!
Бер уйлаганда, Галим абзый сүзендә дә хаклык юк түгел. Дөрес сайрый ул: печәнчеләрне арурак ашатып, печәнне яңгырлар киткәнче, ныклап торып урак урырга керешкәнче чабып-өеп кайтсак, бик шәп булыр иде! Узган кыштагы шикелле, колхоз терлекләренә нәрсә ашатыйк икән дип баш ватып тормас идек аннары. Ләкин…
– Бернинди законга да сыя торган эш түгел бит бу, Галим абзый!
– Сыймаса – сыяр, син һич кенә дә аптырама аның өчен! – диде Галим абзый, гел үз сүзен куәтләп. – Сыйдырырбыз аны, сыя торган итеп эшләрбез. Закун гына түгел, шайтан үзе дә бәйләнә алмаслык итеп эшлим мин аны. Менә шул: Галим абыең әйткәние диярсең, эшлим. Булдымы?
Мин «юк, Галим абзый, ярамас ул алай! Тиктомалга кайтып китүеңә печәнчеләр дә гаҗәпләнер» дип әйтмәкче булып авызымны ачкан идем, әмма яшь чагында читтә йөреп шомарып беткән һәм шул шомалыгы, үткенлеге, тәвәккәллеге аркасында «Әйтсә эшли» кушаматы алган Галим абзый мине тыңлап тормады. Кинәт сыгылып төшеп, эчен тотты да инде кайтып китәргә торган азык-төлек китерүченең арбасына барып ауды.
– Әйдә, сеңлем, ку тизрәк атыңны! Үләм ату, эчем бик каты авырта! Һич тә тәкатем юк, әйдә, райун бүлнисенә калдыра китәрсең мине!
Ул моны шундый илереп, чын авыру кеше сыман итеп әйтте, хәтта аны мин үзем дә кызганып куйдым. Шаярма, Галим абзый, төш арбадан, дияргә теләсәм дә, телем әйләнмәде. Ул арада алар атларын чаптырып китеп тә бардылар.
Тәки үзенекен итте Галим абзый. Икенче көнне, төш авышуга