Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
булмый торгач, мине дә төп йорттагылар үлгәнгә санаганнар. Ә мин менә хәзер дә исән әле, сугышта һәлак булган туганнарым өчен дә яшим… Еш кына мине «Миңнемөхәммәт абыйларым ничек һәлак булган, кайда күмелгәннәр икән?» дигән сораулар бик тә борчый, тынгысызлый иде. Инде менә сезнең булышлык белән боларны да ачыклау бәхетенә ирештек…
Биредә, бераз чигенеш ясап, «булышлык» дигән сүзгә аңлатма биреп китик әле. Билгеле булганча, безнең «Хәтер яктысы» экспедициясе билгесез батырларны эзләү-барлау буенча эзлекле-нәтиҗәле эш алып бара. Дистәләрчә еллар дәвамында илебез Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында эшләгәндә республикабызның күп кенә билгесез каһарманнары табылды. Алар арасында 58 нче гвардияче укчы дивизиягә караган 175 нче гвардияче укчы полкның рота командиры – 1908 елда туган өлкән лейтенант Котдус Габдрахман улы Габдрахманов та бар иде. Ул хезмәт иткән укчы полкның 1942–1945 еллардагы сугышчан хәрәкәтләре турында сөйләүче журналда гаярь якташыбызның күрсәткән фидакярлеге турында түбәндәге юллар язылган:
«…8 февраль, 1944 ел. Рота командиры, гвардия өлкән лейтенанты К. Г. Габдрахманов Туган ил хакына үзенең газиз гомерен корбан итте. Ул, аяусыз ут яудыручы дошман дзоты амбразурасына ташланып, аны күкрәге белән каплады. Фашист пулемёты, коммунист Габдрахманов канына тончыгып һәм ул ыргыткан гранаталардан тәмам эштән чыгып, бөтенләй тынып калды…
Сугышчан дуслары яраткан командирларының вакытсыз үлеме өчен дошманнан аяусыз үч алдылар һәм, җиңү арты җиңүләр яулап, алга таба юлларын дәвам иттерделәр…» (188431 тасв., 2 эш, 26 б.)
Безнең командованиенең үтә мөһим хәрби заданиесен башкарганда әнә шундый гайрәтлелек үрнәге күрсәткән якташыбыз турында «Татарстан яшьләре» газетасында язма да бастырган идем. Шуннан соң ике-өч көн дә үтмәде, безнең янга – Казанга – Менделеев шәһәреннән чандыр-җыйнак гәүдәле, сыңар аяклы, култык таяклы һәм күзлекле бер агай килеп җитте.
– Сез телгә алган Котдус Габдрахмановның бертуган энесе Габдерәхим абыең булам мин, – диде ул, алдыбызга калын гына фотоальбом куеп. – Менә монда безнең гаиләнең, туганнарыбызның, якыннарыбызның байтак рәсемнәре бар… Сезнең язманы кат-кат укып сөенештек тә, елаштык та. Күзгә йокы керми хәзер, ашау-эчү дә онытылды. Әле менә Әлмәттәге кыз туганым Миңниса яныннан урап килешем, аны да сөендерим дидем. Барлык туганнарымның телендә хәзер бер сүз: Котдус, Котдус, Котдус… Гаҗәпләнерлек тә шул: аның ничек һәлак булганлыгын ничәмә-ничә дистә еллар үткәч кенә белдек бит!.. Инде Миңнемөхәммәт абыйның да язмышын ачыклыйсы иде. Сугыш башланганда ул Брест крепостенда хезмәт иткән…
«Брест крепосте» дигән сүзне ишетүгә, мин шундук «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире урынбасары – Брест крепосте каһарманнарын эзләү-барлау белән байтактан шөгыльләнүче журналист-эзтабар Атлас Гафиятов белән элемтәгә кердем.
– Крепостьны саклаганда батырларча һәлак булучылар арасында, чыннан да, сез әйткән Габдрахманов