Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
өзелеп сагынганлыгы сизелеп тора иде аның. Сандугачлы, ямьле май айларына аяк баскач, Александр Александрович түзмәде, Ленинградка кайту турында сүз кузгатты.
– Сездән күргән изгелек-яхшылыкны, Коля, гомерем буе онытасым юк – исән-сау булсам, мин бу хакта балаларымның балаларына да әйтеп калдырырмын әле, – диде ул, Кашаф абыйның какча иңнәренә көрәктәй дәү кулларын салып. – Инде миңа да юлга кузгалырга бик вакыт, дускай! Бәлкем, туганнарым исәндер, аларны эзләп табу чарасын күрергә кирәк!
Дустының байтактан инде ныклы карарга килгәнен яхшы белгән Кашаф Зәйнетдин улы аның теләгенә каршы килмәде. Хөрмәтләп юлга озату чарасын күрде. Туганнарча кочаклашып, күзләрендә энҗедәй яшь бөртекләрен мөлдерәтеп аерылыштылар алар. Бер-берсенә хатлар язышып, Җиңү таңы атканнан соң кунакка чакырышып торырга да вәгъдәләр бирештеләр…
Инде ул вакыттан соң дистәләрчә еллар үтте. Тик нигәдер Павловтан хатлар килмәде. Адресын белмәгәнлектән, Кашаф абый үзе дә аның белән элемтәгә керә алмады. «Исәнме икән Александр Александрович?» Хәзер дә шул хакта еш уйлана өлкән Зәйниев. Иркенләп очрашып, сугыштан соң булган яңалыклар турында рәхәтләнеп сөйләшәсе иде Александр Александрович белән.
Кашаф абыйның да йөзе кызарырлык түгел сугышчан дусты каршында. Госпитальдән кайтуга, ул өйдә озаклап юанып ятмады, култык таякларына таянып булса да, Красная Гора авылы мәктәбендә военрук булып эшли башлады. Бераздан үзен шушы авылдагы «Свободный путь» колхозына рәис итеп сайлап куйдылар. Зур оештыру сәләтенә ия булган коммунист фронтовик Зәйниев әлеге хуҗалыкны тиз арада иң алдынгылар рәтенә чыгарды. 1944 елда дәүләткә иң күп икмәк тапшырган хуҗалык җитәкчесе буларак, Кашаф Зәйнетдин улы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Мактау грамотасына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа Югары Өскебаш авылында үткәрелгән колхоз рәисләре җыелышында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы рәисе Гали Динмөхәммәтов үзе тапшырды.
– Фронтта дошманны тизрәк җиңү өчен үзегездән зур ярдәм күрсәтәсез, моның өчен чын күңелдән рәхмәт Сезгә! – диде ул, Кашаф Зәйнетдин улының кулларын дустанә кысып.
Сугыштан соң Түбән Өскебаш авыл Советы рәисе, колхоз партоешма секретаре, районның төрле мәктәпләрендә укытучы булып эшләгәндә дә Кашаф Зәйнетдин улы үзенең намуслы исемен һәрвакыт югары йөртте. Хезмәт кенәгәсендәге күпсанлы рәхмәтләр, бүләкләү турындагы язмалар әнә шул хакта сөйли.
Заманында Александр Александрович алдына алып сөйгән балалар да зурлар инде. Аларның һәркайсы тормышта үз юлларын тапты. Вил белән Илгиз – шахтёрлар, Алсу – бухгалтер, Люция – агроном… Кашаф абый фронттан кайткач туган уллары Наил – республикабызның Урман хуҗалыгы министры урынбасары. Наилә исемле кызлары исә азык-төлек җитештерү өлкәсендә мактаулы эшче…
Әйе, ил алдында да, гаиләсе каршында да йөзе ак, намусы пакь мөхтәрәм шәхеснең. Лаеклы ялга чыккач та, ул озак еллар дәвамында колхозның сыйфат комиссиясе рәисе булып эшләде, һәртөрле