Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
укучыбыз! Бу – фидакяр җанлы, шигъри, нечкә күңелле Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең яу кырыннан якыннарына җибәргән соңгы хаты. 28 августта инде ул бер төркем сугышчан дуслары, коралдашлары белән бергә, дошман ныгытмаларын кулга төшерү өчен, җитди һөҗүмгә күтәрелә. Гитлерчыларны автомат уты белән «сыйлый-сыйлый», арысландай ярсып, Мөхәммәт һаман алга ыргыла. Инде биеклек алынды дигәндә генә, каяндыр, көтмәгәндә, дошман пулемёты телгә килә. Шул мизгелдә Мөхәммәт, янәшәсеннән генә йөгерүче рота командиры Бочкорёвны күкрәге белән фашист ядрәләреннән каплап, аның белән бергә җиргә ава. Командир исән кала, ут ноктасы да тиз арада юк ителә, мөһим биеклек тә яулап алына. Әмма җиңү шатлыгын Мөхәммәт үзе генә күрә-тоя алмый инде…
Биология фәнен – тереклек-яшәү фәнен аеруча яраткан Мөхәммәт солдат әнә шулай Кешелек дөньясына коточкыч афәт китерүчеләргә каршы тиңдәшсез көрәштә, туар таңнарыбыз кояшлы булсын өчен, яу кырында шәһит китә. Гәрчә яшисе бик килсә дә…
«Яшисе килә!..» Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең хатларында, көндәлекләрендә бу сүзләр еш кабатлана. Әнә шул Яшәү хакына, ике дә уйлап тормыйча, ут эченә барып керә ул. Шагыйрь күңеле изге-хак эш өчен үлгәннән соң да яшәү бар икәнлеген бик яхшы тоя-сиземли…
«…Әгәр кайта алмасам, онытмагыз!» – дип яза ул якыннарына фронттан җибәргән хатларының берсендә. Бу аның безгә – исәннәргә васыяте булып та яңгырый…
Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Үзәк архивында эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә М. Әхмәтгалиевнең чал тарихыбыз елъязмасына мәңге балкыр ялкынлы хәрефләр белән язылган атаклы «Смоленск операциясе» ндә катнашуы ачыкланды. Әлеге операция 1943 елның 7 августыннан 2 октябренә кадәр дәвам итә. Совет командованиесе Көнбатыш фронтка һәм Калинин фронтының сул як канатына дошман армияләренең «Үзәк» группасын тар-мар итү һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия булган Смоленск шәһәрен кулга төшерү бурычын куя.
Генерал-фельдмаршал Гюнтер фон Клюге җитәкчелегендәге «Үзәк» группа немецларның 44 дивизиясен үзенә берләштерә (биредә барлыгы 850 меңнән артык сугышчы, 8800 ләп туп һәм миномёт, 500 ләп танк һәм штурм туплары, 700 ләп самолёт исәпләнә).
Армия генералы В. Д. Соколовский җитәкчелегендәге Көнбатыш фронт, генерал-полковник А. И. Ерёменко җитәкчелегендәге Калинин фронтының сул як канатындагы гаскәрләр составына исә 1 млн 253 мең сугышчы, 20640 туп һәм миномёт, 1436 танк һәм үзйөрешле орудие, 1100 самолёт туплана. Менә шундый биниһая зур көч белән совет гаскәрләре дошманның «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән үтә нык оборона сызыгының төп өлешенә биш урыннан һөҗүм итәргә тиеш булалар. Ә ул оборона сызыгы, 5–6 рәтле булып, 100–130 км эчкә сузылган. Фашистлар Велиж, Демидов, Духовщина, Смоленск, Ельня, Рославль шәһәрләрен үтеп кергесез кирмәннәргә (крепостьларга) әверелдергәннәр… (Кара: «Великая Отечественная война. 1941–1945» энциклопедиясе, М., «Советская энциклопедия» нәшрияты, 1985, 658 б.)
«Суворов-I», «Суворов-II» хәрби планнарын тормышка уңышлы ашыра барып, совет сугышчылары 7–20 август көннәрендә дошманның Спас-Деменск