Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
кереп чыгармын дигән идем. Язган идем, укуны бетертмәделәр. Гвардия частьларына рядовой итеп җибәрделәр. Хәзер башкалага таба барабыз. 13 февральдә Молотовны уздык. Әле дә кая баруыбызны белмибез. Мәскәүгәдер дип уйлыйм… Теплушка тормышына өйрәнеп барабыз…
Энем, ир булырга тырыш. Әнине, Мәрьямне кара, аларны кайгырт. Минем өчен борчылмасыннар. Сугышта бөтен кеше дә үлми бит, диген син аларга. Кайтуыма ышанам әле мин…
Әгәр дә кайта алмасам, бәлки, минем китабымны (шигырьләремне) чыгарырсыз? Сәлам белән, абыең.
20 февраль, 1943 ел.
Исәнмесез, минем өчен кадерле туганнарым! Менә без бүген Рыбинск шәһәренә килеп җиттек. Шулай итеп, Мәскәүгә дә кермәдек. Моннан соң кая китәрбез – белмим. Көнбатыш фронтка якынлашабыз.
3 март, 1943 ел.
Здравствуйте, мои дорогие! Кадерле әнием, сөекле сеңлем, энекәш һәм Зәйнәп апа, барыгызга да сәламемне күндерәм. Шулай ук барча туганнарга, иптәшләремә дә сәлам әйтегез. Менә, ниһаять, билгеләнгән частька барып җиттек. Фатирларга урнаштык. Ашау начар түгел. 900 г икмәк, башка ашау-эчү әйберләрен бирәләр. Бу часть – Сталинградта булган часть, хәзер ялда. Без автоматчик булырга өйрәнәбез… Минем адрес: ППС 1769, часть 48.
7 март, 1943 ел.
Исәннәрмесез, минем кадерле туганнарым! Үзебез «ерак тылдагы» (рота командиры шулай ди) бер авылда яшибез. Бирегә 2 мартта килеп җиттек. Авыл өендә. Өй җылы. Нар эшләдек. Бар да яшьләр, күбесе училищедан. Без – автоматчылар ротасында. Училищедагы кебек строевой занятиеләр була. Урман, сазлыклар. Тездән кар эчендә йөреп, «кәккүкләр» не эзлибез. Сугышка март ахырында керербез төсле. Безнең рота резервта (запаста) булыр дигән сүзләр дә бар. Ә хәзергә Великие Луки (бу исем цензорлар тарафыннан сызылган. – И. Ә.) тирәсендәге бер авылда яшибез. Немец чәүкәләре очып үткәлиләр. Төнлә, йортка чыксаң, еракта саңгырау гына туп тавышлары ишетелә. Рота командирыбыз әйбәт тә кеше инде. Укытучы булган, күпне күргән командир. Кичә автоматлар (ППШ) бирделәр. Хәзер кулыбызда бик көчле корал. Сездән тизрәк хат-хәбәр дә килеп җитсә, бик шат булыр идем. Бәлки әле, моннан киткәнче, хатыгызны алып өлгерермен. Үзегезне бик сагындым.
18 март, 1943 ел.
…Бүген иртән Ореховщина дигән авылга килдек. Бу – Смоленск өлкәсе. Смоленскидан 120 чакрым, фронт исә бездән 50 чакрымда. Бик арылды. Монда бераз ял итәсебез бугай. Яз җитә. Көндез кар эри. Төннәр салкын. Тамчы тама. Кояш исе килә. Егетләр бүген сыерчыкларны күргәннәр. Яз килә шул. Берничә көннән унберенче ай китә инде минем өйдән чыгып китүемә. Их, кайчан өйдә булырмын икән мин? Тиздән безнең бакчада да алмалар, чияләр чәчәк атар, кошлар сайрар. Тәрәзәләрне ачып, яз исенә күмелеп уйланырсыз… Яратам мин үзебезнең тәрәзә алдында утыруны. Март кына әле дип тормас идем, ачып куяр идем хәзер үк тәрәзәмне…
26 май, 1943 ел.
Кадерле әнием, сөекле сеңлем, энекәшем, Зәйнәп апа, сезгә барыгызга да улыгыз Мөхәммәттән кайнар сәлам! Шулай ук барча туганнарга, дусларга сәлам әйтегез. Менә икенче елым китте инде, исән-сау әлегә. Хәзер без фронттан 15–17 км да. Окоплар эчендә читәннәр үрәбез. Һәр көн яңгыр ява. Казанда ничек? Ашау-эчү рәтләнә инде. Әйе, ел узды. 1943 елның маен