Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
тугансыз бит, – дип, кычкырып көлеп, Нәкыйпне кантарлы уйлары белән ялгызын калдырып, үз юлы белән китеп тә барды.
Юлга чыгасы көннәренең ямьле, матур булуына өметләнүләре дә, гозерләре дә фәрештәнең «амин!» дигән вакытына туры килмәде. Иртә шыксыз, нурсыз иде. Кояш, чыгаргамы-юкмы дип, икеләнеп, күк читендә, болыт астына яшеренеп, иркәләнеп ята. Әбиләр чуагы керфекләрен җиргә иңдерергә ашыкмый.
«Волга» машинасы, ерак сәфәргә чыгуына шатлангандай, гайрәт белән көчкә табылган ягулыкны яндырып (Нәкыйпне көендереп), тыныч, төзек, калай түбәле татар авыллары, җимерек, бер ишесе хәрабә хәленә килгән урыс салалары яныннан элдертүен белә. Үзләре яшәгән каладан Нәрәстәгә 300 чакрым юлны үткәнне, сөйләшә-аралаша, берсен берсе чеметкәли барып сизми дә калдылар дуслар. Уннарга килеп җитсәк, бик шәп булыр иде дип фараз кылулары хакка чыкты. Уйланылган вакытта кара һәм саргылт туфлиләр Нәрәстә асфальтын бәхетле иттеләр. Шәһәр исемен алуга дәгъва итүче район үзәге ишләреннән бер ягы белән дә аерылып тормый дисәң дә, зур хата булмастыр. Күзне иркәләрдәй үзенчәлекләр бер тирәгә, үзәк мәйданга сыешкан. Уң якта, утыртылган чәчәкләргә күмелеп, гавамга кайсы якка юл тотканда бәхетле буласыларын кулы белән күрсәтеп, Ленин бабалары басып тора. Акыллы кеше булгандыр, ахмакны монда тотмаслар иде. Юлбашчы сынының сул ягында матур соры төскә буялган элекке райком, хәзер хакимият урнашкан ике катлы бина кәпрәеп утыра. Иң зирәк фикерләр район халкына шуннан иңдерелә. Ильич һәйкәленең уң ягына, юлны аркылыга бүлеп, Мәдәният сарае утыртылган. Хакимиятнең акыллы боерыкларын үтәгәннән соң, халык шунда ял итәргә, күңел ачарга агыла имди. Нәкыйпнең аларда кайгысы юк. Шәриф Камалның үзен озатырга вокзалга төшәчәк халык алдында тотачак нотыгын кат-кат кабатлаган Дума депутаты кебек, хакимият башлыгына әйтәчәк сүзләрен Нәкыйп киченнән уйлап, шәрехләп, күңел, йөрәк дәфтәренә язып куйган иде. Юк-бар сөйләп абруй төшерү вакыты түгел. Очрашу мизгелләрен күз алдына китерүе кыен булмады аңа. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, билләре төклетураныкы кебек эчкә тартылып торган, озын аяклы сәркатип кыз кунаклар килеп төшү хәбәрен хуҗасына ирештерүгә, шул мизгелдә үк, махсус көтеп торгандай, олпат гәүдәсен туры тотып, чәче агара башлаган мәһабәт ир атылып килеп чыгар да, заманында кылган изгелекләре өчен, рәхмәт сүзләрен догадай колагына пышылдый-пышылдый, Нәкыйпне кочагына алыр, аркасыннан сыпырыр, бәлки, яңакларын битенә тидереп алыр, шуннан соң гына, монда тагын бер бәндә бар икән әле дигәндәй, авызын ябарга онытып торган Талипка зур кулын сузар. Кабинетка керә-керешкә, Нәкыйп «күптән килергә әзерләнеп йөрсәк тә, тиз генә чыгып китеп булмады, ниһаять, сине (бәлки, кеше алдында «сезне» кирәк булыр) күрү бәхетенә ирештек. Яшәреп, матурланып киткәнсең, Дәүләт Советы оештырган җыелышта арыганрак күренгән идең» кебек, күңел түреннән ургылып чыккан мөкатдәс уйларын чәй өстәле янында яисә ресторанда дәвам итәр. Анда абзагыз Юзликәевкә кабатланмыйча гына нәрсә әйтәсен белер: партшколада укыткан профессорларны үртәп, ирештереп, бер ишесен мактап искә алыр,