Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
каты басып кергән озын вә кыска ирләргә сөзеп кенә карады да, урыныннан кымшанмыйча гына:
– Сезгә кем кирәк? – дигән җөмләне кысып чыгарды.
– Без глава янына килдек, – диде Нәкыйп, маңгаена тир бәреп чыгуын ханым ягыннан килгән итагатьсезлеккә юрап.
– Йомышыгыз нинди? Бәлки, урынбасарлары хәл итәр? – дип, сусыл күз өстәлнең икенче ягыннан теркәү журналын алып, кем булуларын, каян килүләрен язып куярга җыенды.
«Фәһимгә ныклап әйтәсе булыр, үзен хур итеп, ямьсезлеге генә җитмәгән, мондый илтифатсыз, тәрбиясез хатынны янында тотмасын, аның урыны гардеробта кием алып тору, кем икәнлегебезне, нәрсә сорап килүебезне теркәп куя, имеш, тузга язмаганны» дип, күңеленә беркетеп куйды. Яратмасаң да, кабул итмәсәң дә, теге дөньядан килеп төшмәгәнлегеңне, ишәк түгеллегеңне аңлатырга туры килә.
– Без Казаннан Фәһим Сабировичның шәхси чакыруы буенча килдек. Рәсми йомышыбыз юк.
«Партшколада бергә укыганыек» дип тә өстәмәкче иде дә, вакытында теленә тыю салырга өлгерде, ни өчен әле бу килбәтсез ханымга хисап биреп торсын! Вакытында тукталып кала алуы өчен, искә төшкән саен, үзен кайта-кайта мактады.
– Безнең кайдан килгәнне кереп әйтүегезне сорыйбыз, – диде Нәкыйп җитдидән кырысрак тон белән.
Ханым торырга җыенып, урынында кымшангандай булган иде, телефоннарның берсе зеңгелдәде.
– Алло! Рәсимә, синме? Исәнме, ахири! Хәлләрме? Ярыйсы, эш күп, бертуктаусыз кеше. Менә бүген үземә файдалы эш эшләдем: килә-килешкә, базарга кереп, өч кило яхшы кишер алдым. Бәясе дә по-божески булды. Чувашлар яшелчәне үстерә белә. Тырыш халык. Бик комсызлар да тегел. Гафу ит, Рәсимә, икенче телефон шалтырый. Улым, тордыңмы? Бик иртә уянгансың әле беген! – дип, сирәк тешләрен күрсәтеп кеткелдәп алды. – Бәрәңге белән кәтлит плитәдә. Җылытып аша. Пока, улым, шеф чакыра. – Телефонын шап итеп урынына куеп, ханым имән ишек артына кереп югалды. Төп кабинеттан чыккач та, чакыру сүзен әйтергә ашыкмады. Өстәле янына кереп утырып, тулы гәүдәсен җайлаштырып куйгач кына: – Фәһим Сабирович бик важный эш белән утыра. Бераз көтсеннәр, диде.
«Көтсеннәр» сүзен Нәкыйп ифрат авыр кабул итте. Әйтерсең лә аның башына бер чиләк салкын су тондырдылар. Талип каршында олы абруеның бер чите убылып төшкәндәй булды. Ачуы чыгудан каны кызган табадагы май кебек чытырдап кайнаса да, тынычрак булырга тырышып:
– Сез безнең каян килүебезне, кемнәр булуыбызны әйттегезме?
Төксе тавыш «хуҗа барысын да белә» дип әйткән мәлдә, үзара элемтә уты кабынды. Нәкыйпкә таныш та, ят та тавыш: «Кунакларны утырышлар бүлмәсенә кертеп утырт. Бушагач, мин дә шунда чыгармын» дигән әмер төшерде. Исәнмесез дә, сау булыгыз да юк.
Нәкыйп өнсез калды. Ничек аңларга инде Юзликәевнең бу адымын? Бүлмәсенә чакыртып алып яисә үзе имән ишекне тупсаларын каерырлык итеп ачып, йөгереп чыгып кочаклап аласы урынга утырышлар залына озата. Язылмаган кануннар буенча сабакташлар арасында,